Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Тәнне генә түгел, җанны да дәвалый

Гадилә Зиннәтулла кызы Җиһангәрәева тормышында һәм эшендә бер кагыйдә буенча яши: «Үз җылылыгың, белемең, мәхәббәтең белән дәвалау». Шуңа да якыннары, хезмәттәшләре арасында зур ихтирамга ия ул. Казан дәүләт медицина институтын тәмамлаган Гадилә ханым хезмәт юлын 1963 елда Яңа Куйбышевта башлый. Өч елдан ул гаиләсе белән Түбән Камага күченә һәм бүгенге...

Гадилә Зиннәтулла кызы Җиһангәрәева тормышында һәм эшендә бер кагыйдә буенча яши: «Үз җылылыгың, белемең, мәхәббәтең белән дәвалау». Шуңа да якыннары, хезмәттәшләре арасында зур ихтирамга ия ул.
Казан дәүләт медицина институтын тәмамлаган Гадилә ханым хезмәт юлын 1963 елда Яңа Куйбышевта башлый. Өч елдан ул гаиләсе белән Түбән Камага күченә һәм бүгенге көнгә кадәр сәламәтлекне саклау системасының иң җаваплы участогында - педиатрия бүлегендә эшли. Биредә йөрәк-кан тамырлары, гематология, гастроэнтерология, неврология кебек соматик авырулары булган бер айдан 17 яшькә кадәрге балаларны дәвалыйлар.
Гадилә Җиһангәрәева - шәһәркүләм билгеле кеше. Күпьеллык тәҗрибәсе һәм белеме булган белгеч эшендә диагностиканың һәм дәвалауның заманча алымнарын куллана. Профилактик эшкә зур игътибар бирә. Балаларга булган мәхәббәте алар белән уртак тел табарга, борчылган әниләрне тынычландырырга ярдәм итә. «Тәнне генә түгел, җанны да дәвалый» дигән сүзләр нәкъ менә Гадилә ханыма туры килә. 50 елдан артык эшләү дәверендә дәвалаган пациентларыннан бары тик мактау һәм рәхмәт сүзләре генә ишетә ул.
Хезмәттәге уңышлары өчен табиб күптөрле бүләкләргә ия була. «Ак чәчәкләр - 2015» республика конкурсының «Ел табибы» төп номинациясе премиясе лауреаты була, «Балалар табибы-2016» конкурсында «Һөнәргә тугрылык өчен» номинациясендә җиңә. Гадилә ханым «Хезмәттәге батырлык өчен» медале белән дә бүләкләнгән.
Яшь табиблар өчен үрнәк ул, хезмәттәшләренә һәрчак ярдәмгә килергә әзер, интерннар белән эшли, яшь белгечләр остазы, әле медицина көллиятендә практик дәресләр алып барырга да өлгерә. Гадилә Җиһангәрәева максат куеп, югары нәтиҗәләргә ирешә белә. Хезмәттәшләре югары профессиональлек, кеше хәленә керә белүе, намуслы, әдәпле булуы өчен дә хөрмәт итә аны. Табиб эзеннән кызлары (Җиһангәрәевләрнең гомуми медицина стажлары - 100 елдан артык) һәм элекке пациентлары да китә.
Гадилә ханымны күпкырлы кеше дип була. Ул балет һәм операны ярата, Рудольф Нуриев һәм Федор Шаляпин исемендәге халыкара фестивальләрне калдырмый. Үзе дә бик матур җырлый.
Лилия ЗАҺРЕТДИНОВА.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев