Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Яңалыклар

Сез дә катнашыгыз Түбән Кама автошәһәрчеге 1986 елда төзелгән. Быел аны капиталь реконструкция көтә. Ул Татарстанның иҗтимагый киңлекләрне төзекләндерү программасы кысаларында башкарылачак. Яңартуның башлангыч планын архитекторлар Эмил Сираҗетдинов һәм Илья Игин төзегән. Түбәнкамалылар да үз фикерләрен, тәкъдимнәрен җиткерә ала. Беренче семинар 6 мартта 18.00 сәгатьтә 14 нче лицейда (Яшьлек ур.,...

Сез дә катнашыгыз
Түбән Кама автошәһәрчеге 1986 елда төзелгән. Быел аны капиталь реконструкция көтә.
Ул Татарстанның иҗтимагый киңлекләрне төзекләндерү программасы кысаларында башкарылачак. Яңартуның башлангыч планын архитекторлар Эмил Сираҗетдинов һәм Илья Игин төзегән. Түбәнкамалылар да үз фикерләрен, тәкъдимнәрен җиткерә ала. Беренче семинар 6 мартта 18.00 сәгатьтә 14 нче лицейда (Яшьлек ур., 34) узачак.
Балалар өчен
Быел Түбән Камада «Чародейка», «Гренада», «Дружба» һәм «Юность» ишегалды клубларына капиталь ремонт ясалачак.
Төзекләндерү яшүсмерләр клубларын ремонтлау программасы ярдәме белән башкарылачак. Хәзерге вакытта төзү-монтажлау эшләре башланды. Җәен «Кама» сәламәтләндерү лагере кечкенә түбәнкамалыларны яңартылган килеш каршы алачак. Моның өчен Татарстан бюджетыннан барлыгы 9,5 миллион сум акча бүлеп бирелгән.
Сынатмаган
Кореяда узган Олимпиадада түбәнкамалы, эчке эшләр идарәсе хез-мәткәре Андрей Ларьков призлы урыннар яулады.
Ул эстафетада көмеш медальгә ия булды. 50 километр дистанциядә өченче булып килде. Әлеге уңышлары өчен Россия эчке эшләр министры Андрейны «Хезмәттәге батырлык өчен» медале белән бүләкләде.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X