Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәһәр һәм без

Бәйрәм белән!

Кадерле хатын-кызлар! Халыкара хатын-кызлар көне - Яз, Мәхәббәт һәм Матурлык бәйрәме уңаеннан, чын күңелдән һәм кайнар котлауларымны кабул итегез! Сезнең һәркайсыгыз - шәһәребезнең һәм районыбызның горурлыгы, Түбән Каманың бизәге һәм өмете. Бүген безнең территориядә бара торган уңай үзгәрешләр сезнең катнашыгыздан башка булмас иде. Сез янәшәбездә булганда, без - ир-атлар -...

Кадерле хатын-кызлар!
Халыкара хатын-кызлар көне - Яз, Мәхәббәт һәм Матурлык бәйрәме уңаеннан, чын күңелдән һәм кайнар котлауларымны кабул итегез!
Сезнең һәркайсыгыз - шәһәребезнең һәм районыбызның горурлыгы, Түбән Каманың бизәге һәм өмете. Бүген безнең территориядә бара торган уңай үзгәрешләр сезнең катнашыгыздан башка булмас иде. Сез янәшәбездә булганда, без - ир-атлар - көчлерәк һәм намуслырак булырга омтылабыз, авыр минутларда еш кына сезнең ярдәмегезгә һәм аңлавыгызга таянабыз.
Бүген сез производствода - алыштыргысыз, мәгариф, медицина һәм мәдәният өлкәсендә дә - беренче, бизнеста, идарә өлкәсендә, иҗтимагый-сәяси эшчәнлектә дә үзегезнең бетмәс-төкәнмәс көчегезне күрсәтәсез. Сез - теләсә кайсы эшнең остасы һәм, шул ук вакытта, гаилә турында кайгырту, өйләребезне ямьле итү, уңайлыклар тудыру да сезнең өстә.
Дөньябызны яктырак һәм шатлыклырак иткән өчен, бөек зирәклегегез һәм чиксез сабырлыгыгыз өчен, мәрхәмәтле булуыгыз һәм хәлебезгә керә белүегез өчен рәхмәт сезгә, кадерле әбиләребез, әниләребез, хатыннарыбыз һәм кызларыбыз! Күп балалы аналарга һәм тәрбиягә алган балаларны караучы хатын-кызларга аерым хөрмәт. Бу - чын мәгънәсендә, батырлык һәм андый аналарның хезмәтен җәмгыятебездәге һәркем хөрмәт итәргә тиеш.
Барлык ир-егетләр исеменнән, сезгә һәм сезнең якыннарыгызга сәламәтлек, бәхет, иминлек, шатлык һәм якты елмаю телим. Һәрвакыт матур һәм иң сөйкемле булып калыгыз! Бәйрәм белән, кадерле Түбән Кама хатын-кызлары!
Айдар МЕТШИН,
Түбән Кама муниципаль районы башлыгы, шәһәр мэры.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев