Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәт булыгыз!

Матур һәм сәламәт булыйм дисәң

Сәламәтлек һәм дөрес туклану бер-берсенә тыгыз бәйләнгән, әлбәттә. Ашамлыклар арасында аеруча файдалы булганнары да бар. Кызыл балык Күп кенә белгечләр әйтүенчә, балыкның майлы сортлары һәр хатын-кыз рационына керергә тиеш. Сөмбаш (семга) балыгындагы Омега-З майлы кислотасы йөрәк-кан тамырлары системасы эшчәнлегенә, нерв системасына уңай йогынты ясый һәм тән тиресе, чәч торышын яхшырта....

Сәламәтлек һәм дөрес туклану бер-берсенә тыгыз бәйләнгән, әлбәттә. Ашамлыклар арасында аеруча файдалы булганнары да бар.
Кызыл балык
Күп кенә белгечләр әйтүенчә, балыкның майлы сортлары һәр хатын-кыз рационына керергә тиеш. Сөмбаш (семга) балыгындагы Омега-З майлы кислотасы йөрәк-кан тамырлары системасы эшчәнлегенә, нерв системасына уңай йогынты ясый һәм тән тиресе, чәч торышын яхшырта. Сөмбашта тупланган мелатонин күзәнәкләрне дә яшәртә.
Күк җиләк
Урманда үсә торган әлеге җиләк - хатын-кызлар өчен чын байлык. Күк җиләктә һәм караҗиләктә вакытыннан алда картаюга һәм җыерчыкларга каршы көрәшүче матдәләр - антоцианнар бар.
Солы ярмасы
Солы ярмасы да хатын-кыз сәламәтлегенә һәм матурлыгына хезмәт итә. Авырлыкны контрольдә тотарга, начар холестериннан котылырга ярдәм итә, эчәклекне «тәртипкә сала». Организмнан зарарлы матдәләрне чыгара, чәч һәм тән тиресенә уңай йогынты ясый. Солы ярмасындагы В витамины стрессларга каршы торучанлыкны ныгыта.
Брокколи
Бездә брокколины көндәлек ашлар менюына кертүче кешеләр сирәктер. Әлеге яшелчәдәге матдәләр күкрәк бизе рагыннан профилактика ролен үти. С һәм А витаминнары, фолий кислотасы, калий, кальций, тимер - бигрәк тә йөкле хатын-кызлар һәм балаларын имезүче аналар өчен кирәк.
Әстерхан чикләвеге
Аксым, Омега-3 майлы кислотасы, кобальт, тимер - бу чикләвектә хатын-кызлар өчен кирәкле матдәләр һәм витаминнарның кайберләре генә. Анда Е витамины башка чикләвекләргә караганда күбрәк. Бу исә эчәклекнең яхшы эшләвенә һәм тән тиресенең сәламәт һәм матур булуына ярдәм итә.
Авокадо
Безнең яклар өчен ят җимеш. Әмма андагы файдалы майлар йөрәк һәм кан тамырларының яхшы эшләвен тәэмин итә. Витаминнар һәм файдалы матдәләр җыерчыкларны, тән тиресе ялкынсынуын киметә.
Әче шоколад
Аппетитны киметү белән бергә, шоколад организмны төрле авырулардан сакларга ярдәм итә. Мәсәлән, инсульт яки йөрәк авыруыннан профилактик чара буларак кулланыла. Ә андагы магний, марганец, бакыр, цинк һәм фосфор сөякләрне ныгыту, тирене дымландыру өчен кирәк.
Киви
Кечкенә генә җимештә кеше сәламәтлеге өчен кирәк булган көнлек доза - 70 миллиграмм С витамины тупланган. Киви ашау күз күремен, йөрәк эшчәнлеген яхшырта, күкрәк бизе рагыннан профилактика булып тора. Анда шулай ук фолий кислотасы һәм Е витамины да күп.
Сәламәтлек өчен файдалы ашамлыклар исемлегенә зәйтүн мае, йогырт, кызыл чөгендер, сыер ите, эремчекне дә кертеп була. Иң мөһиме - аларны даими куллану. Шул ук вакытта камыр һәм майлы ризыклар ашауны киметү, гимнастика белән шөгыльләнү дә организмга зур файда китерә.
 

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X