Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Аның исеме лаек

«Туган як» газетасының бер санында «Богатырев исемен кушыйк» дигән язмага күзем төшкән иде. Шәһәрнең Халык иҗаты йортына яңа исем уйлап табу буенча конкурс игьлан ителгән икән. «Керәшен» этнографик мәдәни-агарту оешмасы Халык иҗаты йорты Анатолий Богатырев исемен йөртергә тиеш дип саный. Минем А.Богатыревка бер каршылыгым да юк. Ләкин тагын да лаеграк...

«Туган як» газетасының бер санында «Богатырев исемен кушыйк» дигән язмага күзем төшкән иде. Шәһәрнең Халык иҗаты йортына яңа исем уйлап табу буенча конкурс игьлан ителгән икән. «Керәшен» этнографик мәдәни-агарту оешмасы Халык иҗаты йорты Анатолий Богатырев исемен йөртергә тиеш дип саный.
Минем А.Богатыревка бер каршылыгым да юк. Ләкин тагын да лаеграк исем бар дип уйлыйм. Шуларның берсе - Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Наил Нуретдинов. Безнең шәһәрдә сәнгать өлкәсендә аннан күбрәк эшләгән кеше юктыр дип уйлыйм. Сәнгать йортына сәнгать өлкәсендәге казанышлары күп булган кешенең исемен куярга кирәк, әлбәттә.
Наил Нуретдиновка багышлап чыгарылган китапны ачып укысаң, исең китә. Шәһәрнең Мактаулы гражданины Азат Зыятдиновның шул китапта язган истәлекләреннән: «Театр оештырып, 1968-1989 елларда халыкка 37 спектакль әзерләп күрсәткәннәр:, «Әллүки» балалар театры оештырып, 1975-1998 елларда 24 балалар спектакле әзерли. Күпме баланы сәхнә культурасында тәрбияли! Җитмәсә, әле ул балалар театрын ике телдә алып бара. «Җидегән чишмә» кичәләре оештыру - Наил идеясе һәм ул аны матур итеп алып та барды. Түбән Камада тапкырлар һәм шаяннар кичәләрен оештырды. Биш ел ул аны үз карамагында зәвыклы итеп уздырды. Аннан соң, егетләрнең үзләренә тапшырды. Ул «Мунча ташы»на әверелде. Егетләр кыздыралар!».
Газета битендә безнең барыбызга да таныш, Татарстанның халык артисты Шәмси Закировның «Наил абый икенче әтием иде» дигән истәлекләре басылып чыкты. Шуннан бер өзек: «Профессиональ театрда дистәләгән кеше башкара торган вазифаны ул берүзе башкарды. Нәкъ менә шундый кеше генә чын театр оештыра ала».
Мин үзем дә 1987-1990 елларның урталарына кадәр татар халык театрында уйнап йөрдем. Кайда гына булмадык: Уфа, Казан, Ижау, Әлмәт, Әгерҗе, Арча... Ул авылларны санаган да юк инде. Безгә ул театрда рәхәт иде. Тормышыбызның мәгьнәсе булды ул. Без «халыкка хезмәт күрсәтәбез» дип йөрдек. Аның эшләгән эшләрен колачлап та, күзаллап та бетереп булмый. Культура өлкәсендә никадәр эш эшләнгән: зурлар өчен театр, ике телле балалар театры оештырган. Шәһәр җитәкчеләре соравы буенча, шәһәр күренешләрен төшереп, шәһәрнең үсешен күрсәтә торган фотоальбомнар, фотостендлар ясаган. Ул отчет өчен дә, килгән кунакларга күрсәтү өчен дә кирәк булган. «Кама таңнары» әдәби берләшмәсе белән берлектә (аларның эшен дә күтәргән) әдәби музыкаль кичәләр, «Җидегән чишмә» кичәләре булдырган.
Наил Нуретдинов шәһәр оеша гына башлаган елларда килгән. Мондагы яшьләр төрле авыллардан җыелган, иркенгә чыкканннар. Аларның буш вакытларын ничек тә булса файдалы итеп уздырырга тырышырга кирәк. Юкса, җинаять юлына басулары да мөмкин. Н.Лемаев Наил Нуретдиновны эшкә юкка гына чакырмаган. Аңа «Нефтехимик» комплексы эшләп китсен өчен тотрыклы шәһәр кирәк булган. Наил Нуретдиновка Г.Сәхәпов, М.Сибгатов юкка гына ярдәм итмәгән.
Безнең шәһәр тарихында шундый фидакарь, мәдәният өлкәсендә шәһәребезнең чәчәк атуына зур өлеш керткән талант иясе тагын кайчан булыр икән? Аның эшләре бүгенге көндә дә дәвамлы. «Җидегән чишмә» кичәләренең даны еракларга таралды. Күпме кешеләр данланды! Ә үзенең бер генә кичәсе дә узмаган. Нинди тыйнаклык!
Наил Нуретдинов турында күбрәк беләсе килгән кешеләр, аңа багышлап чыгарылган «Типте йөрәк, милләтемнең җанын җылытырга теләп» китабын укысыннар иде. Минемчә, Халык иҗаты йорты нәкъ менә Наил Нуретдинов исемен йөртергә тиеш.
Фәридә НИГЪМӘТҖАНОВА.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев