Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Асылбикә

Орхидея үстерәбез

Ул - күп кенә хуҗабикәләрнең яраткан гөле. Әлеге нәзакәтле гөлне үзеңдә булдыруның бернинди авырлыгы юк. Ул дымлы һаваны да, корылыкны да җиңел кичерә. Аның тамыр өлеше суны тиз үзләштерә һәм озак вакыт сусыз тора ала. Кайбер төрләренең тамырлары савыттан чыгып, асылынып төшә. Аларны кисәргә ярамый. Безнең илдә киң таралган төре...

Ул - күп кенә хуҗабикәләрнең яраткан гөле. Әлеге нәзакәтле гөлне үзеңдә булдыруның бернинди авырлыгы юк. Ул дымлы һаваны да, корылыкны да җиңел кичерә. Аның тамыр өлеше суны тиз үзләштерә һәм озак вакыт сусыз тора ала. Кайбер төрләренең тамырлары савыттан чыгып, асылынып төшә. Аларны кисәргә ярамый.
Безнең илдә киң таралган төре - Фаленопсис. Озак чәчәктә утырсын өчен, аңа көнгә 12-15 сәгать яктылык кирәк. Шуңа күрә кышын ясалма яктылык булдыру мөһим. Язгы-җәйге чорда туры кояш нурларын яратып бетермиләр.
Орхидеяларны «вампир»лар дип тә йөртәләр, чөнки алар табигатьтә зур агачларның кәүсәсенә берегеп, үсү өчен кирәкле булган матдәләрне тамырлары аша башка агачтан суырып үсә алалар. Ләкин өйдә үстерүнең бернинди куркынычы да юк. Йокы бүлмәсенә, ир кеше ял итә торган бүлмәгә генә куярга ярамый. Йоклаганда кешенең энергиясен суыра дигән ышану бар.
Киресенчә, ялгыз ханымнарга орхидеяны өендә үстерү файдага гына. Мәсәлән, рухи хәлсезлек тойган хатын-кызлар кызыл, шәмәхә төстәгеләрен үрчетсәләр, үзләрендә энергия барлыкка килүен сизәрләр. Сары орхидеялар - муллык билгесе, күңел тынычлыгы табасың килсә, ал яки ак чәчәклеләрен үстерегез.
Фаленопсис чәчәк атып бетергәч, күчереп утыртырга ашыкмагыз, гөлне утырткан субстраттагы файдалы матдәләр ике-өч елга җитә. Туфракның сыйфатын орхидеяның тышкы кыяфәтенә карап билгеләргә була. Әгәр аның тамыр өлеше белән сабагы начар тоташкан, кипкән, «үлгән» тамырлары күренеп торса, күчерергә вакыт дигәнне аңлата. Моның өчен кибеттән орхидеялар өчен булган махсус субстрат сатып алырга кирәк. Алдан су сибеп куйган гөлне акрын гына тартып чыгарып, икенче пыяла савытка утыртабыз. Савытның яңасын алсагыз, яхшырак булыр яки искесен яхшылап юарга, стерильләштерергә кирәк. Ике-өч көн су сибәргә ярамый. Тиз генә чәчәк атмаска мөмкин. Югарыда әйтелгәннәрне төгәл үтәгәндә дә чәчәк атмаса, табигатьтәге сыман шартлар тудырырга ягъни көндез җылы булса, төнгә салкынча урынга куярга, ике-өч атна коры тотып, аннары күп итеп су сибәргә кирәк.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев