Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Асылбикә

Нечкәлекләрен белү кирәк

Чәкчәк, бавырсак пешерүчеләргә һәрвакыт кызыгып карый идем. Монда осталык та, тырышлык та, сабырлык та сорала. Бавырсак әзерләү серләрен Ландыш Хөснетдинова (фотода) да белә. Көтеп алынган кызы дөньяга килгәч, ул декрет ялына чыга. Әмма күп кенә хуҗабикәләр кебек кул кушырып утырырга яратмый. - Кечкенәдән үк, бабайның апасы бавырсак пешергән вакытта мин...

Чәкчәк, бавырсак пешерүчеләргә һәрвакыт кызыгып карый идем. Монда осталык та, тырышлык та, сабырлык та сорала. Бавырсак әзерләү серләрен Ландыш Хөснетдинова (фотода) да белә.
Көтеп алынган кызы дөньяга килгәч, ул декрет ялына чыга. Әмма күп кенә хуҗабикәләр кебек кул кушырып утырырга яратмый.
- Кечкенәдән үк, бабайның апасы бавырсак пешергән вакытта мин һәрвакыт янында бөтерелә идем. Шуңа сәгатьләр буе карап тора ала идем. Дөресен әйткәндә, үзем дә пешеренергә яратам. Бавырсак рецепты авыр түгел, иң мөһиме - техника һәм барлык нечкәлекләрен белү, - ди Ландыш.
Бервакыт ниндидер ашка бавырсак пешерергә кирәк булгач, әнисе бу эшкә үзенә алынырга киңәш итә. Әйтүе генә җиңел ул. Уңышка ирешкәнче, Ландышка газ плитәсе янында ничә көн, ничә төн басып торырга туры килгәндер! Аның бавырсагын ашап караган кешеләр дусларына, танышларына киңәш итәләр.
Бавырсакны - тылсымлы аш дип саный ул. Дөрес итеп пешергән әлеге ризык бер авыз итүдә яраттыра.
- Нигездә, никахка, туйга, юбилейларга, Коръән ашларына заказ бирәләр. Сораучылар арасында яшьләр күп. Димәк, татар традицияләрен ихтирам итәләр.Тәм-томнарым Мәскәү, Башкортстан, Казан, Чиләбе, хәтта Кырымга кадәр «барып җиттеләр». Мин төрле форма һәм бизәү алымнарын кулланырга тырышам. Илһамландыручым - ирем. Киңәшләренә колак салырга тырышам, - ди Ландыш, шатланып.
Фотолар https://vk.com/id437408581 сайтыннан алынды.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев