Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Бәйрәмне кем ничек үткәрә?

8 Март - Халыкара хатын-кызлар бәйрәмен ир-егетләр дә көтеп ала. Ник дигәндә, һәр гаиләдә бу көнне үзенчә бәйрәм итәләр. Кемдер ашарга пешерә, кемдер җыештыра, кемдер гаиләсен ресторанга алып бара... Гаиләдәге традицияләр турында без шәһәребезнең ир затларыннан сораштык. Альфред НИГЪМӘТҖАНОВ, Түбән Кама муниципаль районы башкарма комитетының авыл хуҗалыгы буенча җитәкче урынбасары:...

8 Март - Халыкара хатын-кызлар бәйрәмен ир-егетләр дә көтеп ала. Ник дигәндә, һәр гаиләдә бу көнне үзенчә бәйрәм итәләр. Кемдер ашарга пешерә, кемдер җыештыра, кемдер гаиләсен ресторанга алып бара... Гаиләдәге традицияләр турында без шәһәребезнең ир затларыннан сораштык.
Альфред НИГЪМӘТҖАНОВ, Түбән Кама муниципаль районы башкарма комитетының авыл хуҗалыгы буенча җитәкче урынбасары:
- Хатын-кыз - ул гаилә җылысын саклаучы, тәмле ашлар пешерүче, балалар тәрбияләүче, зур хөрмәткә ия кеше. Ә минем гаиләдә алар бишәү - хатыным, ике кызым, ике оныгым. Бәйрәмне өйдә генә үткәрәбез. Хатыныма бәлеш салырга булышам. Әлбәттә, берсен дә бүләксез калдырмыйм. Барлык хатын-кызларга әни булу бәхетен татырга, балалар, оныклар игелекләрен күрергә язсын, саулык, иминлек телим.
Илһам ХИСМӘТУЛЛИН, автор-башкаручы, «Илһам» татар эстрада ансамбле җитәкчесе:
- Бу бәйрәм - гаиләбездә иң зур бәйрәмнәрнең берсе. 8 Мартта улым белән барлык эшне эшлибез: өйне җыештырабыз, аш пешерәбез. Бүләкләрне алдан ук әзерлибез. Табын янына зур гаиләбез - җәмәгатем, кызым, киленем, оныгым белән җыелабыз.
Булат НӘБИУЛЛИН, Түбән Кама эчке эшләр идарәсенең матбугат хезмәте начальнигы:
- Мин үзем бик чисталык яратканга, өйдә һәрвакыт тәртип. Җыештырырга дип, 8 Мартны көтмим. Ашарга үзем пешерергә яратам. Улым Динар белән хатыным һәм кызым өчен духовкада үрдәк кыздырырга планлаштырабыз. Бүләкләүгә килгәндә, хатынның хыялын тормышка ашырам. Аерым сорашмыйм, хатын-кыз үзе теләгән әйбер турында берәр сөйләшүдә белдерә ул. Шуны күңелемә салып куям да, йә туган көненә, йә 8 Мартка бүләк итәм.
Ирек ФӘРРАХОВ, 3нче балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе тренеры:
- Бездә бәйрәм 5 мартта ук - хатынымның туган көненнән башлана. Ел саен 8 Март бәйрәмендә иртән әниемә, хатыныма, апаларыма чәчәкләр бүләк итәргә тырышам. Өй җыештырмыйм, чөнки хатынга эш өстәләчәк. Бәйрәмне төрлечә - ресторанда да, өйдә дә үткәрәбез.
Марсель ШӘКҮРОВ, Түбән Кама үзәк дәваханәсенең кан тамырлары хирургы:
- 8 Март - гаиләбез өчен аеруча әһәмиятле бәйрәм, чөнки бу - әле минем туган көнем дә. Шуңа күрә бүләкләрне мин генә түгел, миңа да бирәләр. Бу көнне хатыным Алсу һәм нәни кызым Әминә белән табын әзерләп, бергә билгеләп үтәргә тырышабыз.
Шамил ХАҖИПОВ, Лемаев исемендәге нефть химиясе һәм нефть эшкәртү көллияте студенты:
- 8 Мартта барлык туганнарны чакырып, әтием белән зур табын әзерлибез. Әнием пешекче булып эшләгәнгә, аның күңеленә хуш килерлек булсын дип тырышабыз. Әлегә меню турында уйлыйбыз. Быел әнием һәм бертуган апама чәчәкләр һәм конфетлар бүләк итәчәкмен.
Лилия ЗАҺРЕТДИНОВА.
Фотолар шәхси архивлардан алынды.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев