Туган як

15 декабрь 2017 яңалыклары

  • 15 декабрь 2017 - 10:25
    Танышуыма чиксез шат
    Эльмира Гыйльметдинованың эш көне 7.30да башлана. Җитәкчесе Тамара Алексеевна Баһаветдинова да бу вакытта һәрчак эштә була. Кыз аның сәркатибе булып бирегә җиде ел элек урнаша. Керәшеннәр дөньясы, тормышы һәм тарихы белән танышу, аңа кереп китү шуннан башлана. - Дөрес, дусларым арасында керәшен кызлары да бар иде. Әмма мин ул вакытта...
    623
    0
    0
  • 15 декабрь 2017 - 10:20
    Керәшеннәрнең асылын күрсәтеп
    Мәскәү режиссер-документалисты, философия фәннәре кандидаты Наталья Гудылина керәшеннәр турында беренче мәртәбә җиде ел элек ишетә. Ул вакытта аны һәм ире Виктор Медведскийны (оператор) Татарстанга Павел Чурашов атакай «Алексеевские перезвоны» чаң сугу фестивале турында фильм төшерергә чакыра. Наталья Гудылинаны күргәннәре битараф калдыра алмый. Павел атакайның керәшен булуы турында ишеткәч, ул әлеге...
    584
    0
    0
  • 15 декабрь 2017 - 10:16
    Якташлары өчен – беренче
    Узган санда шәһәрдәшебез Альбина Никитинаның «Нечкәбил» конкурсында катнашуы турында язган идек. 250 гүзәл заттан ярым-финалга узган 45 кеше арасында ул да була. Аннары туганнары белән Ивану бәйрәме (Иван Купала) йолалары турында сөйләп, сәхнәләштерелгән тамаша белән жюри әгъзаларын таң калдыра. Һәм тагын 12 кеше белән бергә финалга уза. Финалда сәхнәдә зур...
    604
    0
    0
  • 15 декабрь 2017 - 10:10
    Кунак ашы – кара-каршы
    Авыл халкы элек-электән дуслар, туганнар белән кунакка йөрешкән. Без, Тоба мәдәният йорты үзешчәннәре, Каенлы мәдәният йортында кунакта булып кайткан идек инде. Күптән түгел каенлыларны үзебезгә «Аулак өй» кичәсенә чакырдык. Кунаклар күчтәнәчләре белән җырлап килеп керделәр. Без дә аларны җырлап каршы алдык. Аннары Тоба мәдәният йорты үзешчәннәре халкыбызның борынгы йоласын -...
    1173
    0
    1
  • 15 декабрь 2017 - 10:00
    Көрәшче истәлегенә турнир
    Түбән Камадагы «Дружба» спорт комплексында билбаулы көрәш буенча Россиянең атказанган спорт остасы Шамил Садриев (1975-2010) истәлегенә багышланган VIII Бөтенроссия турниры үткәрелде. Шамил - Түбән Кама спорты тарихында ике мәртәбә дөнья чемпионы булган бердәнбер спортчы. Шәһәребезнең һәм районыбызның башка бер генә вәкиле дә спортның кайсы да булса төрендә дөньякүләм җиңүгә ике...
    574
    0
    0
  • 15 декабрь 2017 - 09:58
    Бронзага ия булган
    Кировск шәһәрендә чаңгы ярышлары буенча Россия Кубогының II этабы узды. Ярышларда «Нефтехимик» спорт клубы вәкилләре дә катнашты. Халыкара класслы спорт мастеры Диләрә Сабирҗанова 10 километрлы дистанциядә өченче урынга ия булды. Алия Ихсанова финишка - җиденче, Наталия Жукова унҗиденче булып килде. 36 яшьлек Диләрә ярышта - иң өлкәннәрдән. Бөтендөнья Универсиадасының һәм...
    656
    0
    0
  • 15 декабрь 2017 - 09:51
    Сынатмаганнар
    Түбән Кама студентлары «Яшь профессионаллар» («WorldSkills Russia») эшче һөнәрләре арасында төбәкара конкурстан җиңү яулап кайттылар. Агропромышленность көллияте конкурска алты компетенциядә 10 студент әзерләгән. Шуларның икесе - Фәннүр Гатауллин һәм Василий Кононов алдагы елларда чемпион исеме алганлыктан, конкурстан тыш катнашты. Шамил Әнвәров «Коры төзелеш һәм штукатур эшләре» компетенциясендә беренчелекне яулады. «Сантехника...
    490
    0
    0
  • 15 декабрь 2017 - 09:45
    Актив ял итик
    Урамда кар ява. Димәк, бу -чаңгыда йөрер өчен, шугалакта тимераякта шуар өчен кулай вакыт. Түбән Камада моның өчен барлык мөмкинлекләр булдырылган. Шугалакларның 27се - шәһәрдә, 13е районда урнашкан. Тимераякларны вакытлыча «Шинник» спорткомплексы, «Нефтехимик» стадионы, «Батыр» спорткомплексы янындагы мәйданчыкларда, Нефтехимиклар паркында алырга була. Чаңгыларны вакытлыча бирү пунктлары «Батыр» спорткомплексында (10.00-19.00 сәгатьтә),...
    630
    0
    0
  • 15 декабрь 2017 - 09:34
    Яңа елда безне нәрсә көтә?
    Түбән Камада чыршы шәһәрчекләрен бизәү өчен быел муниципаль бюджеттан 7 миллион 700 мең сум бүлеп бирелгән. Бу хакта шәһәр һәм район җитәкчеләре киңәшмәсендә Түбән Кама шәһәре Башкарма комитеты җитәкчесе Денис Баландин җиткерде. Шәһәрне бизибез Тугыз чыршы шәһәрчеген бизәү эшләре тулы куәттә бара. Аларны 20-21 декабрьдә махсус комиссия кабул итәчәк. Ачу...
    585
    0
    0
  • 15 декабрь 2017 - 08:43
    Сораулары исәпкә алынды
    Түбән Кама муниципаль районы башлыгы, Түбән Кама шәһәре мэры Айдар Метшин, шәһәр һәм район Башкарма комитетлары һәм төрле идарәләр җитәкчеләре һәм урынбасарлары гражданнарны кабул иттеләр. Теләгән һәр кеше борчыган сорауларын бирә, проблемаларын җиткерә алды. Любовь Илышева Корабельная урамындагы 27нче йортта яшәүчеләр исеменнән килде. Биредә су һәм җылылык белән тәэмин итү...
    578
    0
    0
  • 15 декабрь 2017 - 08:26
    МИЛЛИ ХӘЯТ
    «Талир тәңкә» һәвәскәрләре халык авыз иҗаты аша тел һәм сәнгать байлыгын җиткерәләр. Татар фольклор ансамбленең 20нче мәктәптә узган чираттагы чыгышы зур алкышлар белән бәяләнде. Тукай әйткәнчә: «Халык җырлары халкыбыз күңеленең һич тә тутыкмас саф вә раушан көзгеседер». Элекке җыр-такмакларда сакланып калган «шәмдәлләрдә генә утлар яна...», «энҗе дә мәрҗән кызларның кулбавы...»,...
    592
    0
    0
  • 15 декабрь 2017 - 08:19
    Яңалыклар
    Яңа начальник билгеле Түбән Кама эчке эшләр идарәсенең яңа начальнигы итеп 39 яшьлек полиция полковнигы Владимир Ветлугин билгеләнде. Бу турыда Эчке эшләр министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итте. Ул хезмәт юлын Түбән Камада җинаятьчеләрне эзләү бүлегенең оперуполномоченные булып башлаган. Аңа кадәр Баулы районының полиция бүлеген җитәкләгән. Тикшеренергә онытмагыз Түбән Кама хатын-кызлары...
    622
    0
    0
Реклама