Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Карендәш

Якташлары өчен – беренче

Узган санда шәһәрдәшебез Альбина Никитинаның «Нечкәбил» конкурсында катнашуы турында язган идек. 250 гүзәл заттан ярым-финалга узган 45 кеше арасында ул да була. Аннары туганнары белән Ивану бәйрәме (Иван Купала) йолалары турында сөйләп, сәхнәләштерелгән тамаша белән жюри әгъзаларын таң калдыра. Һәм тагын 12 кеше белән бергә финалга уза. Финалда сәхнәдә зур...

Узган санда шәһәрдәшебез Альбина Никитинаның «Нечкәбил» конкурсында катнашуы турында язган идек. 250 гүзәл заттан ярым-финалга узган 45 кеше арасында ул да була.
Аннары туганнары белән Ивану бәйрәме (Иван Купала) йолалары турында сөйләп, сәхнәләштерелгән тамаша белән жюри әгъзаларын таң калдыра. Һәм тагын 12 кеше белән бергә финалга уза.
Финалда сәхнәдә зур ярдәмне шәһәребезнең «Сүрәкә» фольклор ансамбле күрсәтә. Чыгышында Альбина, ире, балалары белән бергә, керәшен теле, гореф-гадәтләре, бәйрәмнәре белән таныштыра. Кызганыч, Альбина Никитина җиңүчеләр исемлегенә керми. Әмма Түбән Кама өчен, үз халкы өчен ул - һичшиксез, җиңүче. Альбинаны чын күңелдән котлыйбыз, сәламәтлек, гаилә иминлеге, эшендә зур уңышлар телибез.
Республикакүләм «Нечкәбил» аналар һәм гаилә конкурсы Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов булышлыгы белән уздырыла. Аның оештыручысы - «Гаилә канаты астында» төбәкара җәмәгать оешмасы.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев