Туган як

Яңалыклар

Яңа начальник билгеле Түбән Кама эчке эшләр идарәсенең яңа начальнигы итеп 39 яшьлек полиция полковнигы Владимир Ветлугин билгеләнде. Бу турыда Эчке эшләр министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итте. Ул хезмәт юлын Түбән Камада җинаятьчеләрне эзләү бүлегенең оперуполномоченные булып башлаган. Аңа кадәр Баулы районының полиция бүлеген җитәкләгән. Тикшеренергә онытмагыз Түбән Кама хатын-кызлары...

Яңа начальник билгеле
Түбән Кама эчке эшләр идарәсенең яңа начальнигы итеп 39 яшьлек полиция полковнигы Владимир Ветлугин билгеләнде.
Бу турыда Эчке эшләр министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итте. Ул хезмәт юлын Түбән Камада җинаятьчеләрне эзләү бүлегенең оперуполномоченные булып башлаган. Аңа кадәр Баулы
районының полиция бүлеген җитәкләгән.
Тикшеренергә онытмагыз
Түбән Кама хатын-кызлары ел ахырына кадәр маммология тикшерүе уза ала. Белгечкә теләгән һәркем күренергә мөмкин.
2017 ел башыннан тикшерүне 17 мең хатын-кыз үтте, шуларның 95енең күкрәк бизендә яман шеш табылган. Белгечләр «Консилиум»да (Төзүчеләр ур., 10в, беренче кат) якшәмбедән кала көн саен 7.00-19.00 сәгатьтә кабул итә.
Әлегә иртә
Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Дәүләт баш идарәсе хәбәр иткәнчә, сулыклардагы бозга чыгарга әле бик иртә.
Красный Ключ поселогы, Ильинка авылы, Кама Аланы поселогы янындагы Кама елгасында боз калынлыгы 1-2 см, Зәй елгасында 3-4 см тәшкил итә. Пионер күле бозына керергә мөмкин: биредә боз калынлыгы нормага туры килә - 10-12 см.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: