Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәһәр һәм без

Сынатмаганнар

Түбән Кама студентлары «Яшь профессионаллар» («WorldSkills Russia») эшче һөнәрләре арасында төбәкара конкурстан җиңү яулап кайттылар. Агропромышленность көллияте конкурска алты компетенциядә 10 студент әзерләгән. Шуларның икесе - Фәннүр Гатауллин һәм Василий Кононов алдагы елларда чемпион исеме алганлыктан, конкурстан тыш катнашты. Шамил Әнвәров «Коры төзелеш һәм штукатур эшләре» компетенциясендә беренчелекне яулады. «Сантехника...

Түбән Кама студентлары «Яшь профессионаллар» («WorldSkills Russia») эшче һөнәрләре арасында төбәкара конкурстан җиңү яулап кайттылар.
Агропромышленность көллияте конкурска алты компетенциядә 10 студент әзерләгән. Шуларның икесе - Фәннүр Гатауллин һәм Василий Кононов алдагы елларда чемпион исеме алганлыктан, конкурстан тыш катнашты. Шамил Әнвәров «Коры төзелеш һәм штукатур эшләре» компетенциясендә беренчелекне яулады. «Сантехника һәм җылыту»да беренче урынны Булат Гарифуллин, өченче урынны Тимур Гобәйдуллин алды. Шул ук көллияттә белем алучы Родион Болотов һәм Владислав Богатырев пилотсыз очу аппаратлары белән мавыгалар икән. Сынауда алар беренче һәм өченче урыннарга ия булганнар. Фронталь йөк төягеч белән идарә итүдә Алексей Изосимов өченче урын яулады.
Е.Королев исемендәге политехника көллияте студенты Дмитрий Кудрявцев автомеханик һөнәрен дүрт ел үзләштерә. Автомобильләрне көйләргә яратуы бәйгедә ярдәм итте - егет икенче урынга лаек булды.
Зәйтүнә Камалова сынауларын компьютерда уза. Аның вазифасы - йөкне экспедицияләү: кыз документларны дөрес тутырырга, бәяләүчеләр тәкъдим иткән гадәттән тыш ситуациядән чыгу юлын табарга тиеш була. Нәтиҗәдә, өченче урын - аныкы.
«WorldSkills Russia» төбәкара конкурста лаборатория-химия анализы мәйданчыгында Н.В.Лемаев исемендәге нефть химиясе һәм нефть эшкәртү көллияте студентлары да көчләрен сынап караган. Барлык көндәшләрен артта калдырып, Настя Кравцова - беренче урын, Айзирә Фәрхетдинова икенче урын яулаган.
Әлеге егетләр һәм кызларны бу авыр сынауларга әзерләгән барлык укытучыларга рәхмәт әйтәсе килә. Конкурс әле тәмамланмаган. Төбәкара бәйге нәтиҗәләре буенча «Яшь профессионаллар» (WorldSkills Russia) милли чемпионатында катнашучылар сайлап алыначак. Ул 2018 елда Южно-Сахалинск шәһәрендә узачак.
Лилия ИСХАКОВА.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X