Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл сулышы

Кунак ашы – кара-каршы

Авыл халкы элек-электән дуслар, туганнар белән кунакка йөрешкән. Без, Тоба мәдәният йорты үзешчәннәре, Каенлы мәдәният йортында кунакта булып кайткан идек инде. Күптән түгел каенлыларны үзебезгә «Аулак өй» кичәсенә чакырдык. Кунаклар күчтәнәчләре белән җырлап килеп керделәр. Без дә аларны җырлап каршы алдык. Аннары Тоба мәдәният йорты үзешчәннәре халкыбызның борынгы йоласын -...

Авыл халкы элек-электән дуслар, туганнар белән кунакка йөрешкән. Без, Тоба мәдәният йорты үзешчәннәре, Каенлы мәдәният йортында кунакта булып кайткан идек инде.
Күптән түгел каенлыларны үзебезгә «Аулак өй» кичәсенә чакырдык. Кунаклар күчтәнәчләре белән җырлап килеп керделәр. Без дә аларны җырлап каршы алдык. Аннары Тоба мәдәният йорты үзешчәннәре халкыбызның борынгы йоласын - «Аулак өй»не күрсәттеләр. Татар халкының элекке гореф-гадәтләрен чагылдыручы уеннар уйналды. Ике як та җырлы-биюле уеннарда катнашты, шигырь һәм мәзәкләр сөйләүдә ярышты. Кичәбез бик күңелле узды. Алып килгән күчтәнәчләр һәм бәлешләр белән чәй эчкәч, хөрмәтле кунакларны рәхмәтләр әйтеп озатып җибәрдек.
Лилә ӘХТӘМОВА,
Тоба мәдәният йорты директоры.
Автор фотосы.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев