Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт

Көрәшче истәлегенә турнир

Түбән Камадагы «Дружба» спорт комплексында билбаулы көрәш буенча Россиянең атказанган спорт остасы Шамил Садриев (1975-2010) истәлегенә багышланган VIII Бөтенроссия турниры үткәрелде. Шамил - Түбән Кама спорты тарихында ике мәртәбә дөнья чемпионы булган бердәнбер спортчы. Шәһәребезнең һәм районыбызның башка бер генә вәкиле дә спортның кайсы да булса төрендә дөньякүләм җиңүгә ике...

Түбән Камадагы «Дружба» спорт комплексында билбаулы көрәш буенча Россиянең атказанган спорт остасы Шамил Садриев (1975-2010) истәлегенә багышланган VIII Бөтенроссия турниры үткәрелде.
Шамил - Түбән Кама спорты тарихында ике мәртәбә дөнья чемпионы булган бердәнбер спортчы. Шәһәребезнең һәм районыбызның башка бер генә вәкиле дә спортның кайсы да булса төрендә дөньякүләм җиңүгә ике мәртәбә ирешә алмады әле.
Кызганыч, язмыш бу күренекле спортчыны арабыздан бик иртә алып китте. Аның истәлегенә багышланган чираттагы Бөтенроссия турнирына Россиянең төрле төбәкләреннән (Мәскәү, Санкт-Петербург, Чиләбе, Волгоград, Пермь, Владимир, Башкортстан, Татарстан), шулай ук Казахстаннан 15-17 яшьлек көрәшчеләр - барлыгы 250гә якын спортчы җыелды.
Бу бәйгедә Түбән Кама данын, нигездә, «Шинник» спорт комплексыннан килгән егетләр яклады. Тренер Илнар Гәрәев өйрәнчекләреннән өчесе үз авырлык үлчәүләрендә финалга кадәр барып җитте. Нәтиҗәдә, Алмаз Җиһангәрәев (50 кг), финал очрашуында үзенең Казахстаннан килгән көчле көндәшен бик матур җиңеп, беренчелекне яулады, ә Динар Әүхәдиев (85 кг) һәм Тимерхан Әүхәдиев (95 кг) икенче призлы урыннарны алдылар.
Шәһәребезнең тагын ике яшь көрәшчесе үз үлчәүләрендә икенче призерлар булды. Аларның берсе - «Нефтехимик» спорт клубы тренеры Фәргать Садыйковның өйрәнчеге Сайнечмон Саймуждиков (71 кг), ә икенчесе - яшьләр белән эшләү һәм спорт идарәсе каршындагы спорт мәктәбе тренеры Лилия Исламова җитәкчелегендә шөгыльләнүче Алмаз Нурмөхәммәтов (95 килограммнан авыррак үлчәүдә).
«Шинник» спорт комплексының матбугат хезмәте.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев