Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Яңа елда безне нәрсә көтә?

Түбән Камада чыршы шәһәрчекләрен бизәү өчен быел муниципаль бюджеттан 7 миллион 700 мең сум бүлеп бирелгән. Бу хакта шәһәр һәм район җитәкчеләре киңәшмәсендә Түбән Кама шәһәре Башкарма комитеты җитәкчесе Денис Баландин җиткерде. Шәһәрне бизибез Тугыз чыршы шәһәрчеген бизәү эшләре тулы куәттә бара. Аларны 20-21 декабрьдә махсус комиссия кабул итәчәк. Ачу...

Түбән Камада чыршы шәһәрчекләрен бизәү өчен быел муниципаль бюджеттан 7 миллион 700 мең сум бүлеп бирелгән. Бу хакта шәһәр һәм район җитәкчеләре киңәшмәсендә Түбән Кама шәһәре Башкарма комитеты җитәкчесе Денис Баландин җиткерде.
Шәһәрне бизибез
Тугыз чыршы шәһәрчеген бизәү эшләре тулы куәттә бара. Аларны 20-21 декабрьдә махсус комиссия кабул итәчәк. Ачу тантаналары 25-29 декабрьгә (вакытлары аерым биреләчәк) билгеләнгән, җирле артистлар катнашында Яңа ел программалары, концертлар узачак.
«Гаилә» үзәк шәһәр паркында кунакларны ике метрлы Кыш бабай һәм Кар кызы каршы алачак. Велосипед күпере төрле төстәге утларга күмеләчәк. Парктагы һәр бина гирляндалар белән бизәлгән. «Йолдызлы күк йөзе», «Дөньяның җиде могҗизасы», Яңа ел бизәкләре - шәһәрдәшләрне җәлеп итәрлек күренешләр күп булачак. Тимераякта шуу өчен футбол һәм баскетбол мәйданчыкларында шугалак эшләячәк. Тимераякларны һәм чаңгыларны вакытлыча да алып торырга мөмкин. Өч фонтан булган урынга 16 метрлы алтын төсле чыршы, төрле сыннар куелачак.
2016 елдан Түбән Камада телевизион каланча төрле утлар белән яктыртыла башлады. Корылманың биеклеге 196 метр, шуңа күрә утлары еракларга күренә. Яңа ел бәйрәме алдыннан аның бизәлеше үзгәрәчәк.
«Красный Ключ яр буенда сигез метрлы яшел һәм 14 метрлы кызыл чыршы куелачак. Күпер, биналар, агачлар гирляндалар белән бизәләчәк. Балалар уен мәйданчыгы янында Боз шәһәрчеге һәм шугалак ясау планлаштырыла», - диде Д.Баландин чыгышында.
Н.Лемаев исемендәге мәйдан «ТАИФ-НК» предприятиесе белән берлектә бизәләчәк. Биредә яңа ел сыннары, 16 метрлы ак төстәге чыршы һәм күпләр яратып өлгергән кызыл шар формасындагы зур чыршы уенчыгы урнаштырылачак. Үзәктәге агачлар 28 яктырткыч белән яктыртылачак. Аюлар, төньяк боланнары сыннары кебек тылсымлы әкият иленә алып кереп китәрдәй сюрпризлар күп булачак. Җәен фонтан булган урында кышын лазер проекциясе көйләү планлаштырыла.
Г.Тукай исемендәге уку һәм ял паркы да читтә калмаячак. Биредә сигез метрлы яшел чыршы, төрле сыннар, гирляндалар булыр, диләр оештыручылар.
Яңа ел утлары һәр елдагыча шәһәребезнең промышленность предприятиеләре мәйданчыкларында, йорт ишегалларында кабыначак.
Шәһәр транспорты предприятиеләре дә бәйрәмгә үзенчә әзерләнә. Түбән Кама шәһәр электр транспорты предприятиесе трамвай вагоннары дюралайт һәм төсле рәсемнәр белән бизәлгән. Барлык вагоннарда түбәнкамалыларны һәм шәһәр кунакларын татар һәм рус телендә котлаячаклар. Шәһәр автобуслары экраннарына котлау сүзләре язылган текст урнаштырылачак.
 
Куркынычсызлык турында онытмыйк
Яңа ел бәйрәме - иң зур, масштаблы бәйрәмнәрнең берсе. Шуңа күрә көтелмәгән күңелсезлекләр килеп чыкмасын өчен сак булырга кирәк. Мәсәлән, бу вакытта фейерверк җибәрүчеләр шактый була, юл аша узганда кагыйдәләр үтәлми һ.б. Болар сәламәтлек өчен куркыныч тудыралар. Шуңа да бәйрәм көннәрендә куркынычсызлык чараларына зур игътибар бирелә.
Барлык хезмәтләр дә көчәйтелгән режимда эшләячәк. Профилактик чаралар инде уза башлаган: дәүләт янгын күзәтчелеге бүлеге Яңа ел бәйрәме узачак шәһәрчекләрне тикшерә. Пиротехника сатучыларның сертификатлары тикшереләчәк. Фейерверкларны җибәрү өчен аерым урын билгеләнгән. Ул Химиклар урамындагы 86нчы йорт каршында - Менделеев һәм Вахитов урамнары мәйданчыгында булачак. Бәйрәмнәр узасы чыршы мәйданчыкларында һәм янәшәдәге юлларда ЮХИДИ экипажлары кизү торачак.
Яңа елга санаулы көннәр кала. Аны күңелле итеп каршы алыйк.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев