Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

МИЛЛИ ХӘЯТ

«Талир тәңкә» һәвәскәрләре халык авыз иҗаты аша тел һәм сәнгать байлыгын җиткерәләр. Татар фольклор ансамбленең 20нче мәктәптә узган чираттагы чыгышы зур алкышлар белән бәяләнде. Тукай әйткәнчә: «Халык җырлары халкыбыз күңеленең һич тә тутыкмас саф вә раушан көзгеседер». Элекке җыр-такмакларда сакланып калган «шәмдәлләрдә генә утлар яна...», «энҗе дә мәрҗән кызларның кулбавы...»,...

«Талир тәңкә» һәвәскәрләре халык авыз иҗаты аша тел һәм сәнгать байлыгын җиткерәләр. Татар фольклор ансамбленең 20нче мәктәптә узган чираттагы чыгышы зур алкышлар белән бәяләнде. Тукай әйткәнчә: «Халык җырлары халкыбыз күңеленең һич тә тутыкмас саф вә раушан көзгеседер». Элекке җыр-такмакларда сакланып калган «шәмдәлләрдә генә утлар яна...», «энҗе дә мәрҗән кызларның кулбавы...», «бадиян түтәлләре...», «ак өемнең түрләренә элеп куйдым тастымал...» юллары аша татар теленең сүз тәмен, аһәңлеген һәм гореф-гадәтләребезнең тирәнлеген күреп була. Моның асылын Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Флүр Гайнемөхәммәтов җиткергәннән соң, укучылар «Эх, төймә, төймә...», «Бөрлегән» җырларын һәм халык уеннарын тагын да кызыксынып карадылар. Бу атнада «Талир тәңкә» 29нчы мәктәпкә чакыру алды.
***
Юмор жанры турында әңгәмә кордылар, күчтәнәчләр белән чәй эчтеләр. 35нче лицейның 7б сыйныфы укучылары Татарстан язучылар берлеге әгъзасы Илдар Хәйруллинда кунакта булдылар. Физик яктан мөмкинлекләре чикле булса да, язучының яшәү ихтыяры зур, тормыш кимчелекләренә юмор аша карый. Яшүсмерләр иҗади илһам серен тиз күреп алды: ул якыннары кайгыртуын тоеп яши. Укытучылары Ф.Сәгъдиева һәм Е.Хисмәтуллина ихтирамга лаеклы гаилә тарихына сыйныф сәгатьләрендә әйләнеп кайтырга уйлыйлар, ә бүләк ителгән китапларын китапханәдә саклаячаклар.
***
«Чиякәй» балалар бакчасында батырлык сыйфатларын аңлаттылар. 2007 елдан 9 декабрь Ватан геройлары көне буларак билгеләп үтелә. Бу мактаулы исемгә Бөек Ватан сугышында, Россия язмышы хәл ителгән чорларда илнең ныклыгы, иминлеге өчен фидакарьлек күрсәткән сугыш һәм хезмәт батырлары лаеклы. Аларны искә алу һәм хөрмәтләү яшь буынны патриотик рухта тәрбияләүдә зур әһәмияткә ия. 47нче балалар бакчасы тәрбиячеләре балаларны хокук саклау органнарында һөнәри бурычларын үтәп һәлак булганнар хөрмәтенә куелган монумент янына алып бардылар һәм батыр йөрәкле якташларыбыз турында сөйләделәр.
***
«Яшьлегем чишмәләре» аралашу клубы декабрь очрашуы өчен Елизавета Малова иҗатын сайлаган. Үзәк китапханә хезмәткәрләре «Сине уйлап...» шигырь китабын тәкъдим итү кичәсен оештырды. Хезмәт юлы «Нефтехим»да үткән каләм остасының чираттагы китабына кереш сүзне Татарстанның халык артисты Георгий Ибушев язган. Икесе дә бер яктан, Мамадыш районы Владимир авылында туып үскәннәр. Танылган җырчы үзе дә шигырьләр яза, шуңа күрә якташы иҗаты белән кызыксынып тора икән.
Материалларны
Әлфия ХАФИЗОВА туплады.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев