Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Карендәш

Керәшеннәрнең асылын күрсәтеп

Мәскәү режиссер-документалисты, философия фәннәре кандидаты Наталья Гудылина керәшеннәр турында беренче мәртәбә җиде ел элек ишетә. Ул вакытта аны һәм ире Виктор Медведскийны (оператор) Татарстанга Павел Чурашов атакай «Алексеевские перезвоны» чаң сугу фестивале турында фильм төшерергә чакыра. Наталья Гудылинаны күргәннәре битараф калдыра алмый. Павел атакайның керәшен булуы турында ишеткәч, ул әлеге...

Мәскәү режиссер-документалисты, философия фәннәре кандидаты Наталья Гудылина керәшеннәр турында беренче мәртәбә җиде ел элек ишетә. Ул вакытта аны һәм ире Виктор Медведскийны (оператор) Татарстанга Павел Чурашов атакай «Алексеевские перезвоны» чаң сугу фестивале турында фильм төшерергә чакыра. Наталья Гудылинаны күргәннәре битараф калдыра алмый. Павел атакайның керәшен булуы турында ишеткәч, ул әлеге милләт, шәхесләре белән якынрак танышырга тырыша, аның әтисе Михаил Чурашов атакай турында фильм төшерергә була, ләкин соңга кала.
Әмма теләге сүнми һәм, берничә ел узгач, Наталья Павел атакайга керәшеннәр турында фильм төшерергә тәкъдим итә. Нәтиҗәдә, 10 гыйнварда Казанда «Божий народ - кряшены» документаль фильмы презентациясе уза. Ул Татарстанның һәр почмагында күрсәтелә: биредә режиссер эзләнүләре, керәшеннәрнең тормышында, язмышында православие диненең әһәмияте чагылыш таба.
Аны карагач, Түбән Кама районы керәшеннәре Наталья Анатольевнага үз әби-бабалары, иман йортлары турында сөйли. Болар режиссерны, әлбәттә, кызыксындыра. Нәтиҗәдә, «Божий народ - кряшены» фильмының дәвамы буларак, икенче һәм өченче өлешләре төшерелә. Балчыклы, Зур Аты, Кушай, Келәтле һ.б. авыллар керәшеннәре сөйләгәннәр тарихка кереп калды: Зур Аты авылындагы 125 еллык иман йорты, аның тарихы, совет чорында да службаларны алып барган руханилары, Кушайдагы бер кадак та сукмыйча төзелгән чиркәү, күптән түгел Балчыклыда калкып чыккан иман йорты, Келәтледә яңартылган чишмә - болар керәшен дөньясы байлыгының бер өлеше.
«Божий народ - кряшены» фильмының икенче һәм өченче өлешләре презентациясе Зур Аты авылында узды. Бирегә Наталья Анатольевна үзе дә килде. Фильмның икенче һәм өченче өлешләре Татарстан районнарында һәм шәһәрләрендә күрсәтелә, аларны Интернетта да табып була

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев