12 декабрь 2014 яңалыклары
-
12 декабрь 2014 - 11:13Зәңгәр чәчәк бизәклеУн яшемдә кара сатинга чәчәкләр ясап, чиктем. Унбер яшьтән балалар санаториендә урын өстендә килеш (кузгалырга ярамый), кечкенә ыргак белән эскәтер бәйли идем. Яушныкы Асия Вәлиева да минем белән ятты. Ул, өйләренең биш тәрәзәсенә, түшәмнән идәнгә кадәр төшеп торырлык челтәр бәйләп җибәрде анасына. Итәген челтәрләп бәйләп һәм чигеп, миңа - яңа...
-
12 декабрь 2014 - 11:11Контрактчы булам, дисәң...Түбән Кама хәрби комиссариаты теләге булган кешеләрне Россия Кораллы Көчләрендә контракт буенча хезмәт итәргә чакыра. Мондый мөмкинлек чакыру (призыв) буенча хәрби хезмәтне узып кайткан 38 яшькә кадәрге ир-атларга бирелә. Ә югары белеммләр белән, хәтта армиядә булмаган очракта да, сәламәтлеге буенча яраклы булса, контракт төзелергә мөмкин. Контрактчылар, күбесенчә, Үзәк хәрби округтагы...
-
12 декабрь 2014 - 11:07Безнекеләр булдыраРадик - Россия чемпионы Түбән Кама нефть химиясе колледжы укучысы, "Шинник" спорт комплексында шөгыльләнүче Радик Сәлахов татар-башкорт милли спорт көрәше буенча Россия чемпионы исемен алуга иреште. Милли көрәш буенча Россия чемпионаты узган ял көннәрендә Башкортстан башкаласы Уфада үткәрелде. Анда Татарстан, Башкортстан, Марий-Эл һәм Чувашия республикаларыннан, Пермь краеннан, Самара, Төмән, Чиләбе,...
-
12 декабрь 2014 - 11:05Элекке ракетачы истәлекләре17 декабрьдә Стратегик максаттагы ракета гаскәрләренең 55 еллык юбилее билгеләп үтеләчәк. СССР Кораллы Көчләренең шушы яңа төрен оештыру турындагы карарны Коммунистлар партиясе җитәкчелеге һәм совет хөкүмәте 1959 елның 17 декабрендә кабул иткәннәр. Һәм бу Стратегик максаттагы ракета гаскәрләренең туган көне булып санала. Дөньядагы иң куәтле корал ышанып тапшырылганын, армиянең элитасы...
-
12 декабрь 2014 - 11:02Сугыш батырына һәйкәл куелдыСугыш батырына һәйкәл куелды 9 декабрьдә, Ватан Геройлары көнендә, районыбызның Смыловка авылында Дан орденнарының тулы кавалеры Александр Заевка һәйкәл ачылды. Сугышка кадәр авылда бухгалтер булып эшләгән якташыбыз фронтта зур батырлыклар күрсәтә. 1944 елның 9 июнендә Карелия фронтында дошман оборонасын өзгәндә, беренче булып һөҗүмгә күтәрелгәне, немец пулеметын граната белән дөмектергәне, аннан...
-
12 декабрь 2014 - 11:01Белгеч кирәк булса, чакыр!Тәзбирә, сотовыйда акчам бетте, шуңа хат язарга булдым. Акча әле буламы-юкмы, анысы билгесез, хат кайчан да булса барып җитә ул. Тәзбирә, синең белән аерылышканнан соң тормыш җайланды кебек. Судлашып, кеше көлдереп тормыйк, барыбер бөтен әйбер минеке дип, миңа ватык дрельдән соң башка берни калдырмадың. Шуңа мин хәзер "Бер сәгатькә ир...
-
12 декабрь 2014 - 10:53Аякка бастырдыларЭлекке район үзәк дәваханәсенең хирургия бүлегенә кичтән авыр хәлдә эләктем. Төнлә операция ясадылар. Егерме бер ел стажга ия хирург Фәргать Хәйретдиновның куллары алтын икән, операция уңышлы булды. Палатага билгеләнгән дәвалаучы табиб Артем Закиров та, унбиш ел буе эшләүче Иван Петров та һәр авыруга бертигез караулары, игътибарлы булулары белән терелүгә ышанычны...
-
12 декабрь 2014 - 10:52Куркыныч "Е"ларАшыйсы ашалган, яшисе яшәлгән дип, безнең буын кешеләренең һавага да, суга да, ризыкның «Е»лы химикатлар, «ГМО»лар белән шыплап тулганлыгына да исе китми. Әмма бит әле сабыйлар бар. Шулар сау-сәламәт һәм камил акыллы булып үссен өчен, зарарлы кушылмалы ризык ашатудан сакланырга иде. Шуңа да, кибеттә ризык сатып алганда, иң элек, составына...
-
12 декабрь 2014 - 10:46Эбола әле юк чагында1971-73 елларда, безгә, бер төркем табибка, СССР сәламәтлек саклау министрлыгы юлламасы буенча Көнбатыш Африкадагы Нигериядә эшләргә туры килде. Ул чагында әлеге республикадагы 250 кабиләдә 70 миллионлап кеше яши иде, шул исәптән, иң зур кабиләләрнең берсе булган Йорубада - 17 миллион. Шул кабиләнең Иджебу шәһәрендәге дәваханәсендә без көнне-төнгә ялгап эшләдек. Җирле...
-
12 декабрь 2014 - 10:33Садыйков кабул итәТүбән Кама эчке эшләр идарәсе начальнигы, полиция полковнигы Айрат Садыйков 16 декабрьдә халыкны шәхси мәсьәләләре буенча кабул итәчәк. Сорауларыгыз булса, сез аның янына күрсәтелгән көнне иртәнге сәгать 9дан көндезге 12гә кадәр Түбән Кама эчке эшләр идарәсенең (Яшлек урамы, 27нче йорт) 308нче бүлмәсенә бара аласыз. Үзегез белән паспортыгызны алып килү мәҗбүри....