Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәт булыгыз!

Эбола әле юк чагында

1971-73 елларда, безгә, бер төркем табибка, СССР сәламәтлек саклау министрлыгы юлламасы буенча Көнбатыш Африкадагы Нигериядә эшләргә туры килде. Ул чагында әлеге республикадагы 250 кабиләдә 70 миллионлап кеше яши иде, шул исәптән, иң зур кабиләләрнең берсе булган Йорубада - 17 миллион. Шул кабиләнең Иджебу шәһәрендәге дәваханәсендә без көнне-төнгә ялгап эшләдек. Җирле...

1971-73 елларда, безгә, бер төркем табибка, СССР сәламәтлек саклау министрлыгы юлламасы буенча Көнбатыш Африкадагы Нигериядә эшләргә туры килде. Ул чагында әлеге республикадагы 250 кабиләдә 70 миллионлап кеше яши иде, шул исәптән, иң зур кабиләләрнең берсе булган Йорубада - 17 миллион. Шул кабиләнең Иджебу шәһәрендәге дәваханәсендә без көнне-төнгә ялгап эшләдек. Җирле халыкның гадәтләре, ju-ju һәм Вуду сихере тәртипләре һ.б. белән таныштык.

Гасырлар буе анда халыкны сихерчеләр дәвалаган. Җирле халык ышанычын яулар өчен, безгә дә сихерчеләр белән дуслашырга кирәк иде. Күпсанлы миссионерлык юнәлеше төркемнәреннән (7нче көн адвентистлары, баптистлар, протестантлар, инглиз һәм католик чиркәүләре һ.б.) һәрберсенең биредәге кара тәнле балаларны укыту өчен үз мәктәпләрен төзү, чиркәүләрен салу юлы белән халыкның акылын буйсындырырга омтылуы безнең эшкә киртә иде. Ә шулай да һәркемгә ярдәм итәргә әзер булуыбызның файдасы тиде - яныбызга иң беренче булып, карт сихерче үзе килде. Ул югары кан басымыннан һәм простата аденомасыннан җәфа чиккән. Бер-бер артлы бала тапкан хатынының да проблемалары бар иде. Әгәр дә аларга ярдәм итә алсак, үзебезгә союзниклар табачагыбызны уйлап, тәвәкәлләдек. Операция ясап, аденомасын алганнан соң, карт кече йомышын үзе үти ала башлады. Хатыным Галина Ивановна да сихерче хатынының төшкән аналыгын күтәртте. Җәфа чигүдән котылган сихерче безне өенә кунакка чакырды һәм үзенең буыннан-буынга сихер белән шөгыльләнүче күп кешелек гаиләсе белән таныштырды. Сихерче үзе бүләк иткән әтәчне тотып, алар белән җыйнаулашып истәлеккә фотога да төштек әле.

Шул көннән соң, әлеге сихерче безнең штаттан тыш хезмәткәргә әйләнде. Ул авыруны сихерли, ә без операция ясыйбыз. Сихерченең кыланмышлары чирле кеше өчен психологик әһәмияткә ия булганын шунда күрдек. Бүгенге көндә ул - психиатр белән хирургның, яки психолог белән терапевтның үзара хезмәттәшлегендә чагыла. Ватаныбызга кайткач, Нигерия халкының авыр язмышы белән кызыксынып тордык һәм ул ил хөкүмәтенең госпиталь штатына сихерче вазыйфасын да керткәнен ишеттек. Табиб белән сихерченең уңышлы хезмәттәшлегенә без этәргеч бирмәдекме икән дигән уй да килде күңелгә. Иджебу халкы юлбашчысы Кабиеси Оба Одетун оештырган рәсми очрашу вакытында, сихерче белән безне Ибадан телевидениесе тапшыруында да күрсәткәннәр иде бит. Безнең илчелектә Мәскәүдән килгән корреспондентка да шул хакта әйткәннәр. Нәтиҗәдә, 1973 елда "Политический мир" журналында "Колдун в больнице" дигән мәкалә чыкты.

Авыруларны дәвалаган гадәти көннәрнең берсендә Лагостан кунак килде - илчелектәге өченче секретарь. Алдагы якшәмбедә Ибадан университетына барып, профессор - вирусолог Фабия белән очрашуыбызны үтенде ул. Бу штатның башкаласы Ибаданнан 30-40 чакрым ераклыкта, джунгли уртасындагы бәләкәй генә Ласса авылында моңа кадәр күз күрмәгән, колак ишетмәгән йогышлы инфекция таралган икән. Аны әлеге авыл исеме белән, Ласса дип атаганнар. Авыл халкы, сәбәпсез-нисез, кинәт кенә авырый башлый. Янәсе, бабуиннардан йоктырганнар, диләр. Чирлегә кагылмасаң һәм, хәтта, авыру кешедән 50-100 метр ераклыкта торсаң да, барыбер ул инфекция йога. Һәм өч көн дигәндә, кан катыш эче китеп, косып үлеп тә китәләр. Шул рәвешле, беренче мәртәбә Ласса лихорадкасы (Lassa Fever) пәйда була. Әлбәттә инде, ул авылның тирә-ягын, америкалылар кушуы буенча, хәрбиләр әйләндереп алалар, беркемне дә чыгармыйлар да, кертмиләр дә.

Хәрбиләрнең ул авылны камап тоту чыгымын Рокфеллер фонды тулысынча үз өстенә алган дигән хәбәр дә ишетелде ул чакта. Ибадан университетын һәм профессор Фабиянең лабораториясен тоту да шул ук Рокфеллер фонды исәбенә булган. Әлеге вирусология лабораториясе Lassa Fever лихорадкасын тикшерү өчен база хезмәтен дә үтәде.

Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы (ВОЗ) да вирусолог галимнәр экспедициясен җибәргән һәм аңа, индидер могҗиза белән, Мәскәүнең вирусология институтыннан Володя исемле белгеч тә эләккән. Алар университет шәһәрчегендә урнашканнар һәм, һәркөнне, үзләренә исеме билгесез дару таблеткасы эчеп, махсус киемнәрдән әлеге авылга барганнар. Әлбәттә, карантин чаралары тиешенчә үтәлгән. Володяга ул авылның әле исән кешеләренең кан тамырыннан махсус шприц-контейнерга кан алу, лабораториягә кайткач, берничә шприцны бер контейнерга тутырып, Америкага җибәрү өчен әзерләү бурычы йөкләнә.

Профессор Фабия бик тә укымышлы, шаян кеше булып чыкты. Ул безгә кофе китертте. Ә без, үз чиратыбызда, шушы максат өчен алдан ук безгә әзерләп биргән коньяк белән балык уылдыгын тапшырдык. Профессор безгә үзенең лабораториясен күрсәтте. Моңа кадәр беркайчан да очратмаган төрле биохимик агрегат-анализаторлар да бар иде анда. Соклануыбызга чик-чама булмады. Ак тәнле табибларның андый агрегатлар барлыгын белмәүләре гаҗәп тоелгандыр, күңеле тагын да ныграк булып, ул кабат кофе эчәргә чакырды. Һәм безне тәмам таң калдырырга теләгәндәй, бирегә галим вирусологлардан торган ВОЗ экспедициясе килгәнен әйтте. Берничә танылган галимнең исемен атады. Безнең әлеге яңалыкка да гаҗәпләнүне күреп, "Мәскәүдән вирусолог Володя да бар анда. Теләсәгез, таныштырам", дип безгә иң кирәкле хәбәрне җиткерде. Соңгы ике елда бер генә рус кешесен дә очратканыбыз юк дип, ул сүзенә дә сөендек.

Әнә шулай итеп, профессор янына килүебезнең төп максаты үзеннән-үзе хәл ителде... Ә инде профессор безне үзендә Володя белән очраштыргач, Советлар Союзы турында сөйләшүебезне күреп, икебезне генә калдыру җаен карады: "Сез монда кофе эчә торыгыз, ә мин "Spiecmen's"ны (кан сывороткасы салынган пробирка) тикшереп килим". Үзебез генә калгач, Володя ничек итеп Ибаданга килеп чыгуын аңлатты. ВОЗ вәкиле буларак, аңа илчелектәге ватандашларыбыз белән аралашу мөмкинлеге бирелмәгән.

Безне озатырга чыккач, ул минем портфелемә контейнер салу җаен тапты. Аның лабораториядә ут өстендә тотылганын, герметик икәнен әйтеп, шикләнмәскә кушты. Володя карантин боҗрасында калганнарның барысыннан да кан алган һәм кан салынган контейнерлар профессор Фабия лабораториясендә йогышсызландырылганнар.

Lassa Fever эләктергән кешеләрдән алынган кан үрнәкләрен Мәскәү вирусология институтында тикшерү өчен, аны Володя аша кулга төшерергә уйлыйлар. Контейнерны илчелекнең 3нче бүлегенә илтеп тапшырырга кирәк, шул ук вакытта, ВОЗ экспедициясенә кергән белгечне шик астында калдырырга да ярамый. Шул сәбәпле, Володя белән безнең Мәскәү медицина институында бергә укуыбыз турында легенда уйлап табалар. Очрашуга ук, без аны таный алсын өчен, алдан фотокарточкасын (карашыннан ук ихтыяр көче беленеп торган совет зыялысы) күрсәттеләр.

Халыкларны юк итүгә юнәлтелгән Эбола бактериологик коралы кулланыла башлагач, 1971 еллардагы Lassa Fever лихорадкасы белән бәйле шушы вакыйга хәтеремдә яңарды. Эбола да, Lassa Fever кебек үк, Американың Рокфеллер фонды кебек, зур финанс корпорацияләре вәкилләреннән торган яшертен масон оешмасының җир йөзендәге халыкларның күпчелеген юк итүгә юнәлдерелгән бактериологик корал. Шуңа күрә дә, Россиянең арт сабагын укыту өчен генә, икътисадый санкцияләр куллануга бар игътибарны юнәлтәләр. Украинада сугыш учагы кабызган Америка ул илдә Эбола бактериологик коралын кулланмас һәм ул Россияне дә үлем кочагына алмас дип беркем дә раслый алмый. Эбола - Пентагонның халыкларны күпләп юк итүгә юнәлдерелгән коралы. Украина һәм Россия генә түгел, ә кешелек өчен мөһим булган шушы проблеманы хәл итү бүгенге сәясәтчеләрнең игътибар үзәгендә булырга тиеш.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев