Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәт булыгыз!

Куркыныч "Е"лар

Ашыйсы ашалган, яшисе яшәлгән дип, безнең буын кешеләренең һавага да, суга да, ризыкның «Е»лы химикатлар, «ГМО»лар белән шыплап тулганлыгына да исе китми. Әмма бит әле сабыйлар бар. Шулар сау-сәламәт һәм камил акыллы булып үссен өчен, зарарлы кушылмалы ризык ашатудан сакланырга иде. Шуңа да, кибеттә ризык сатып алганда, иң элек, составына...

Ашыйсы ашалган, яшисе яшәлгән дип, безнең буын кешеләренең һавага да, суга да, ризыкның «Е»лы химикатлар, «ГМО»лар белән шыплап тулганлыгына да исе китми. Әмма бит әле сабыйлар бар. Шулар сау-сәламәт һәм камил акыллы булып үссен өчен, зарарлы кушылмалы ризык ашатудан сакланырга иде. Шуңа да, кибеттә ризык сатып алганда, иң элек, составына игътибар итәргә кирәк.

Үсеше алга киткән чит илләрдә ризыкка түбәндәге «Е»лы кушылмаларны өстәмиләр икән. Е102 (ташлы-күмерле дегет, шунлыктан аллергиягә китерә), Е103 (канцероген), Е107 (бума авырудан интегүчеләр өчен куркыныч), Е110 (аллергия бирә), Е122 (куркыныч аллерген, бума чирлеләр өчен бигрәк тә), Е127 (калкансыман бизнең ялкынсынуына китерә). Е129, Е131, Е133, Е142, Е153, Е154, Е155, Е173, Е174, Е175, Е180 - канцероген, шулай ук, аллергия чыганагы булырга мөмкиннәр.

Дөрес, безнең илдә дә, бу төр кушылмаларның бер ишләре тыелган: аллергия һәм агулану куркынычы булган Е121; авырлы хатыннарның яралгы үсешенә тискәре тәэсир иткәнлектән - Е123; консервантлар булганлыктан - Е216 һәм Е217, формальдегид буларак- Е240 һәм, шулай ук, Е128.

Әйтик, Е102, Е104, Е110ны кондитер ризыкка, төрле суларга, туңдырмага өстиләр. Е122, әлеге азыктан тыш, җиләк-җимеш консервларына, балык ризыгына өстәлә. Е211 сокларга, консервларга, балык ризыгына, майонезга, маргаринга кушыла. Продуктка үтә җете һәм кызыктыргыч төс бирә торган бу кушылмалар балаларның баш миенә ярсыткыч тәэсир иткәнлектән, АКШта «Е»лы әлеге төс биргечләрне азыкка өстәү закон нигезендә тыелган. Америка аллергологы Бен Фейнгольд узган гасырның җитмешенче елларында ук, дарулар белән әлеге азык кушылмаларының тәңгәллеге турында әйткән булган. Англиянең азык стандартлары агентлыгының өч еллык тикшеренүләре дә «Е»ларның зарарын раслагач, хәзерге вакытта Евросоюз илләрендә дә балалар өчен җитештерелә торган барлык төр ризык кабына «балаларның активлыгына һәм игътибарлылыгына кире тәэсир итәргә мөмкин» дип язалар икән.

Ә бездә исә күңелең ул «Е»лы тәм-томның кайсысын тели, шунысын сатып ал. Гадәттә, бала-чага касса тирәсендәге «чупа-чупс», сагыз, конфетларга кызыга. Аларны, чиратта торганда балалар ата-аналарын тинтерәтсеннәр өчен, махсус шулай касса тирәсенә урнаштыралар булса кирәк. Үзегез йөри торган кибеткә кереп, тәм-том алганда югарыда санап кителгән "Е"лы кушылмалар бармы-юкмы, үзегез тикшереп карый аласыз. Әлбәттә, сумкагызда зурайткыч пыяла - лупа булса.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев