Туган як

Аякка бастырдылар

Элекке район үзәк дәваханәсенең хирургия бүлегенә кичтән авыр хәлдә эләктем. Төнлә операция ясадылар. Егерме бер ел стажга ия хирург Фәргать Хәйретдиновның куллары алтын икән, операция уңышлы булды. Палатага билгеләнгән дәвалаучы табиб Артем Закиров та, унбиш ел буе эшләүче Иван Петров та һәр авыруга бертигез караулары, игътибарлы булулары белән терелүгә ышанычны...

Элекке район үзәк дәваханәсенең хирургия бүлегенә кичтән авыр хәлдә эләктем. Төнлә операция ясадылар. Егерме бер ел стажга ия хирург Фәргать Хәйретдиновның куллары алтын икән, операция уңышлы булды. Палатага билгеләнгән дәвалаучы табиб Артем Закиров та, унбиш ел буе эшләүче Иван Петров та һәр авыруга бертигез караулары, игътибарлы булулары белән терелүгә ышанычны арттырдылар. Гомеренең утыз елга якынын медицинага багышлаган Фәния Хасибуллинаның да киңәшләре, ягымлы карашы үзе дәвага тиң. Шәфкать туташлары Алсинә Солтанова, Җәмилә Гыйльманова, Гөлчәчәк Маликова, Гөлфирә Маннапованы да, әйтерсең, миһербанлылык конкурсы аша сайлап алганнар.

Хирургия бүлегендә уздырган дүрт атна дәвамында мин биредә эшләүчеләрнең үзара ихтирамын, авыруларга кешелекле мөнәсәбәтен үз күзләрем белән күрдем. 2нче хирургия бүлеге мөдире Марс Мостафин үз һөнәрләренең чын осталары булган һәм бирегә эләгүче һәркемне тиз арада савыктыру өчен кулларыннан килгәннең барысын да эшләүче тәҗрибәле белгечләр туплый алган.

Шуңа күрә, больница койкасында аунарга мәҗбүр булган көннәрне савыгу минутларына ныклы ышаныч һәм әйбәт кәеф белән көтәсең. Беркемгә дә чирләргә язмасын, дип әйтү гадәте бар, әмма тормышта төрле хәлләр була. Әгәр дә сез авырып, хирургия бүлегенә киләсез икән, Марс Харисович һәм аның бүлегендәге медицина хезмәткәрләренә үз гомерегезне һич икеләнмичә тапшыра аласыз. Шактый соңарып булса да, бу бүлектә эшләүче һәммә белгечкә үз рәхмәтемне җиткерәм.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: