Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт

Безнекеләр булдыра

Радик - Россия чемпионы Түбән Кама нефть химиясе колледжы укучысы, "Шинник" спорт комплексында шөгыльләнүче Радик Сәлахов татар-башкорт милли спорт көрәше буенча Россия чемпионы исемен алуга иреште. Милли көрәш буенча Россия чемпионаты узган ял көннәрендә Башкортстан башкаласы Уфада үткәрелде. Анда Татарстан, Башкортстан, Марий-Эл һәм Чувашия республикаларыннан, Пермь краеннан, Самара, Төмән, Чиләбе,...

Радик - Россия чемпионы

Түбән Кама нефть химиясе колледжы укучысы, "Шинник" спорт комплексында шөгыльләнүче Радик Сәлахов татар-башкорт милли спорт көрәше буенча Россия чемпионы исемен алуга иреште.

Милли көрәш буенча Россия чемпионаты узган ял көннәрендә Башкортстан башкаласы Уфада үткәрелде. Анда Татарстан, Башкортстан, Марий-Эл һәм Чувашия республикаларыннан, Пермь краеннан, Самара, Төмән, Чиләбе, Оренбург, Киров һәм Ульяновск өлкәләреннән, Ямал-ненец һәм Ханты-манси автономияле округларыннан барлыгы 13 команда көч сынашты. Тугыз авырлык үлчәвенең сигезендә җиңү яулап, Татарстан командасы беренче урынны алды.

Бу җиңүдә Радик Сәлаховның да лаеклы өлеше бар. 90 килограммга кадәрге үлчәүдә чемпион булып, Радик милли көрәш буенча Россиянең спорт остасы исемен алу өчен тиешле нормативны үтәде. Егетнең уңышлары - тренерларыРасиф Гыйльманов һәм Илнар Гәрәев өчен дә зур горурлык.

Көрәш сөючеләр хәтерлидер, Радик Сәлахов моннан берничә ел элек, армиягә китәр алдыннан, яшьләр арасында Россия күләмендәге ярышта беренче урынны алган иде. Армиядән кайткач, "Шинник"та тырышып шөгыльләнүен дәвам итүе нәтиҗәсендә, инде менә хәзер зурлар арасында Россия чемпионы булды.

Безнекеләр көчле куллы

1996-1998 елгы яшьләр арасында армспорт (кул көрәштерү) буенча Идел буе федераль округы беренчелегенә ярышта Татарстан җыелма командасы беренче урынны алды, моңа безнең түбәнкамалылар да лаеклы өлеш кертте.

Түбән Новгородта уздырылган ул ярышта Пермь краеннан, Ульяновск һәм Самара өлкәләреннән, Татарстан, Удмуртия, Башкортстан һәм Чувашия республикаларыннан җиде команда катнашты. Кызлыр арасында - җиде авырлык үлчәвенең барысында да, ә егетләр көндәшлегендә сигез үлчәүнең бишесендә Татарстан спортчылары беренче урыннарга чыкты.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев