Сугыш батырына һәйкәл куелды
Сугыш батырына һәйкәл куелды 9 декабрьдә, Ватан Геройлары көнендә, районыбызның Смыловка авылында Дан орденнарының тулы кавалеры Александр Заевка һәйкәл ачылды. Сугышка кадәр авылда бухгалтер булып эшләгән якташыбыз фронтта зур батырлыклар күрсәтә. 1944 елның 9 июнендә Карелия фронтында дошман оборонасын өзгәндә, беренче булып һөҗүмгә күтәрелгәне, немец пулеметын граната белән дөмектергәне, аннан...
Сугыш батырына һәйкәл куелды
9 декабрьдә, Ватан Геройлары көнендә, районыбызның Смыловка авылында Дан орденнарының тулы кавалеры Александр Заевка һәйкәл ачылды.
Сугышка кадәр авылда бухгалтер булып эшләгән якташыбыз фронтта зур батырлыклар күрсәтә. 1944 елның 9 июнендә Карелия фронтында дошман оборонасын өзгәндә, беренче булып һөҗүмгә күтәрелгәне, немец пулеметын граната белән дөмектергәне, аннан соң дошманның унике минасын зарарсызландырганы өчен, өлкән сержант Заевны өченче дәрәҗә Дан ордены белән бүләклиләр. Берничә атна узуга, ул чираттагы бәрелеш вакытында фашист пулеметчысын юк итеп, аның пулеметыннан немецларга ут ача, шуннан соң дошман уты астында, сугыш кырында яраланган җиде совет солдатын коткара. Моның өчен ул икенче дәрәҗә Дан орденына лаек була. Шул ук елның 21 октябрендә Финляндия җирендәге сугышлар вакытында, ул чагында инде старшина званиесендәге Заев тагын бер батырлык күрсәтә. Разведчиклар төркеме белән, ул немецларның пушкалар таккан ике автомобилен юкка чыгара, дошман һөҗүмен кире кайтарганда аларның тагын уннан артык сугышчан техникасын һәм ике пулемет ноктасын дөмектерә. Болары өчен ул беренче дәрәҗә Дан ордены белән бүләкләнә.
Дан орденнарының тулы кавалеры булган кешеләр СССР тарихында 3 мең дә юк, алар Советлар Союзы Геройларына тиңләштерелгән.
Батыр якташыбыз армиядән 1947 елда демобилизацияләнеп кайта һәм тиздән Киров өлкәсенә күченеп китә, шунда гомер буе бухгалтер булып эшли. Күптән түгел Түбән Кама делегациясе ул яшәгән җиргә барып, каберен күреп кайтты.
Смыловкадагы һәйкәлне ачу тантанасында муниципаль район башлыгы кинәшчесе Григорий Китанов әйтүенчә, ул Сухрау авыл җирлеге башлыгы Ришат Галимовка, Җиңүнең 70 еллыгы һәм Александр Заевның тууына 100 ел тулу уңаеннан, мемориаль такта куярга тәгъдим иткән булган. Әмма булдыклы җитәкче Галимов мемориаль такта гына түгел, зур һәйкәл куйдырту җаен тапкан.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
8 март 2021 - 09:29Кадерле хатын-кызлар! Сезне чын күңелдән 8 Март – Халыкара хатын- кызлар көне белән котлыйм!2500
-
8 март 2021 - 08:44Әбием һәм нәнәем турында Минем ике әбием бар. Дөресрәге, бер әбием һәм бер нәнәем.2000
-
21 август 2020 - 13:18Татарстан балалар сәламәтлеген саклау өлкәсенең үсеше өчен 1,4 млрд. сумга якын акча алды
-
18 май 2020 - 10:06Коронавирус белән көрәшүче табибларга күчтәнәчләр алып киләләр
-
5 март 2021 - 09:09Яз яңа кануннар белән килеп кердеБалалар пособиеләрен алуның яңа тәртибе, транспортны техник карауның яңа кагыйдәләре, юлларда яңа билге... Март аеннан яңа кануннар гамәлгә керде. Тагын нәрсәләр беләселәр һәм күрәселәр бар икән?21701
-
5 март 2021 - 09:09Яз яңа кануннар белән килеп керде Балалар пособиеләрен алуның яңа тәртибе, транспортны техник карауның яңа кагыйдәләре, юлларда яңа билге... Март аеннан яңа кануннар гамәлгә керде. Тагын нәрсәләр беләселәр һәм күрәселәр бар икән?21701
-
7 март 2021 - 11:37Табигатьтән илһам ала Ә менә Эльвира Абдуллина сабыннан чәчәкләр ясый икән. Беренче карашка бу чәчәкләрнең сабыннан икәненә ышану авыр. Шулкадәр нәфис, матур итеп, чыннан гөлләргә охшатып ясалган. Чын зәркән сәнгате менә!12100
-
5 март 2021 - 11:23«Нефтехимик» командасы КХЛ ның быелгы сезонында соңгы матчын уздырды «Торпедо» хоккейчылары белән очрашуда Владимир Галузин көндәшләр капкасына беренче шайбаны кертеп, безнең команданы алга чыгарды.11100
-
5 март 2021 - 11:09Автобус белән Дүшәмбе иртәсе сәнәгать предприятиеләрендә эшләүче түбәнкамалылар өчен бик күңелсез узды. Эшкә соңга калучылар да юк түгел иде, чөнки Сүбәләк юлында машиналар җыелып, бөке хасил булган.8900
-
6 март 2021 - 10:34Юл бирегез ЮХИДИ инспекторлары «Шәһәр электр транспорты» хезмәткәрләре белән куркынычсызлык рейды уздырганнар.8500
-
7 март 2021 - 11:33Китаплары кызыклы да, файдалы да Эльмира Әбүбәкерова яшьләр идарәсендә хезмәт куя. Ире белән ике бала үстерәләр. Улы Әмир 2 нче сыйныфта укый, ә кызы балалар бакчасына йөри. Кызы белән декрет ялында утырганда, Эльмира сабыйлар өчен махсус китаплар белән кызыксына башлый. Соңрак интернет аша аларны үзе тегәргә өйрәнә.7601
-
5 март 2021 - 10:29Мәрхүмне «бурычлы иткән» Бер ир үлгән әнисе паспорты буенча бурычка акча алган.7300
-
5 март 2021 - 09:24«Шартлау куркынычы юк» 4 мартта 9.50 сәгатьтә янгын сагына «Түбән Кама Нефтехим» җәмгыятендә янгын чыгуы турында хәбәр килеп ирешкән.6900
-
5 март 2021 - 10:2768 литр кан тапшырган «Россиянең яхшы доноры – 2020» Бөтенроссия конкурсында түбәнкамалы Андрей Жук өченче урынга лаек булган.6500
-
6 март 2021 - 10:22Демографик «чокыр»га тәгәрәп төштек Узган ел нәтиҗәләре буенча, Түбән Камада үлүчеләр саны туучыларга караганда күбрәк булган.5500
-
6 март 2021 - 10:17Яңа үзәк төзелә Түбән Камадагы үзәк хастаханәнең хирургия корпусында капиталь ремонтның беренче өлеше төгәлләнгән.5100
-
7 март 2021 - 11:30«Рәхмәт әйткәч, икеләтә рәхәт» Лилия Гасыймова бәйләмнәр ясарга ярата. Тик чәчәкләрдән түгел, ә чикләвекләрдән, җимешләрдән, җиләкләрдән һәм тагын әллә нәрсәләрдән.5003
-
7 март 2021 - 11:27«Мендәрем астында – ручка һәм дәфтәр» Айзирә Шакирянованы бик еш төрле әдәби, мәдәни чараларда күрергә насыйп була, еш кына милли конкурсларда катнаша. Өстәвенә, шәһәребезнең «Ак калфак» татар хатын-кызлары оешмасы әгъзасы да ул! Ә үзе балалар бакчасында хезмәт куя. Мондый активлыкка вакытны каян таба икән Айзирә?3800
-
8 март 2021 - 09:29Кадерле хатын-кызлар! Сезне чын күңелдән 8 Март – Халыкара хатын- кызлар көне белән котлыйм!2500
-
8 март 2021 - 08:44Әбием һәм нәнәем турында Минем ике әбием бар. Дөресрәге, бер әбием һәм бер нәнәем.2000
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Филиал АО "ТАТМЕДИА" Редакция газеты "Туган як"
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: ПИ № ТУ16-01690 от 10.10.2019
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Имамов Фарит Файзетдинович
Адрес редакции: РТ, город Нижнекамск , Проспект Химиков, 64а
Телефон редакции: 43-17-57
Адрес для сообщений о фактах коррупции: tatmedia@tatmedia.ru
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика