Туган як

Элекке ракетачы истәлекләре

17 декабрьдә Стратегик максаттагы ракета гаскәрләренең 55 еллык юбилее билгеләп үтеләчәк. СССР Кораллы Көчләренең шушы яңа төрен оештыру турындагы карарны Коммунистлар партиясе җитәкчелеге һәм совет хөкүмәте 1959 елның 17 декабрендә кабул иткәннәр. Һәм бу Стратегик максаттагы ракета гаскәрләренең туган көне булып санала. Дөньядагы иң куәтле корал ышанып тапшырылганын, армиянең элитасы...

17 декабрьдә Стратегик максаттагы ракета гаскәрләренең 55 еллык юбилее билгеләп үтеләчәк. СССР Кораллы Көчләренең шушы яңа төрен оештыру турындагы карарны Коммунистлар партиясе җитәкчелеге һәм совет хөкүмәте 1959 елның 17 декабрендә кабул иткәннәр. Һәм бу Стратегик максаттагы ракета гаскәрләренең туган көне булып санала.

Дөньядагы иң куәтле корал ышанып тапшырылганын, армиянең элитасы булып саналучы бу яшерен гаскәрләрне социализм чорында, хаклы рәвештә, Ватанның ракета калканы дип йөртәләр иде. Заманында үземә дә шул гаскәрләрнең Калинин өлкәсендәге кара урман уртасында урнашкан бер гвардия частенда хезмәт итәргә туры килде.

Безнең частька турыдан-туры "гражданка»дан алмыйлар иде, башта 6 ай махсус хәрби мәктәптә курсантлар булдык. Смоленск шәһәрендәге "учебка"да миңа һәм иптәшләремә (алар арасында хәзерге вакытта Түбән Камада яшәүче нефтехимик Нәҗип Мөхәммәтшин да бар иде) радиотелеграфист белгечлеге бирделәр, ягъни, Морзе әлифбасы ярдәмендә шифрланган радиотелеграф элемтәсе тоту серләрен үзләштердек. Ә аннан соңгы ел ярым дәвамында хезмәтебез атна аралаш чиратлашып барды. Бер атна - махсус тренажерлар классында күнегүләр (сугыш башланган кебек була) һәм гомуми хәрби әзерлек, шул исәптән төнге "тревога"лар, марш-бросоклар, автоматтан көндез дә, төнлә дә ату (төнге караңгыда «трассирующий» пулялар, фейерверк кебек, бик матур янып оча), спорт белән шөгыльләнү һ.б. Сүз уңаеннан, спортка игътибар зур иде, берничә төр буенча разряд нормативларын үтәү - мәҗбүри. Бер атна шундый әзерлек белән үтеп китә һәм җир астындагы яшерен команда пунктында "эш атнасы"на чират җитә. Анысы хәрби шәһәрчектән шактый еракта: дежур сменаларны җәйләрен автобуста, ә елның юллар начар булган вакытларында МИ-8 вертолеты белән йөрттеләр.

Ракетачыларның сугышчан вахтасы бер секундка да өзелеп тормый. Атна дәвамында тәүлек саен өч смена алышынып тора иде, ягъни 6 сәгать хәрби постта, аннан соң җир өстенә чыгып 12 сәгать ял итәсең дә, яңадан катлаулы аппаратура янына. Бер континентара баллистик ракетаның (ул үзе - җир астындагы махсус шахтасында, бездән шактый еракта иде) команда расчетында бер сменада дүрт кеше дежур тора. Шуларның өчесе - офицерлар: командир һәм ике ярдәмчесе. Дүртенче кеше - радиотелеграфист, ул шкаф кадәрле радиоалгычларга тоташтырылган наушникларны 6 сәгать буена бер секундка да салмыйча, баш командование белән даими элемтәдә. Тыныч кына утырырга ирек бирмиләр - шифрланган радиограммалар еш килеп тора (аларны, "помеха"ларга карамастан, хатасыз кабул итеп, махсус журналга язып барырга кирәк), өйрәнүләр, "тревога"лар да булгалый. Андый вакытта командир син кабул иткән радиограмма текстын үзендәге код белән тиз генә "чишеп" укый ( өйрәнүләр генәме, сугыш башланганмы). Кирәк була калса, ракетаны дошман өстенә озатырга һәр минутта әзер идек. Бәхеттән, андый хәлләр хәрби өйрәнүләрдә генә булып, әзерлекне еш тикшереп тордылар, беркемгә дә чын сугышта кулланырга язмасын...

Хәзерге заманнан аермалы буларак, СССР чорында дәүләтнең хәрби серләре нык сакланды. Стратегик максаттагы ракета гаскәрләре яшерен булу сәбәпле, үз эмблемасы да юк иде, "маскировка" өчен хәрби формаларыбызга артиллерия (кайбер частьләрдә - авиация) эмблемалары тагып йөрдек. Безнең территорияләргә чит кеше якын да килә алмый. "Дембель"гә кайтып киткәндә, хәрби серне саклау өчен җаваплылык турындагы кәгазьләргә кул куйдырттылар. 10 ел дәвамында чит илләргә бару тыелган иде. Безнең нинди гаскәрләрдә хезмәт иткәнне өйдәгеләр үзебез кайткач кына белә алды: хатларда ул хакта бер сүз дә язарга ярамый (тикшерелә), телефоннан аралашу мөмкинлеге бөтенләй юк иде.

Хәер, элек тә ярамаганын беркемгә дә сөйләгән булмады (газетада язу турында сүз дә юк), хәтта әле хәзерге "хәбәрдарлык" заманында да биредә, барыбер, артыгын язмадым. Гәрчә, илдә "үзгәртеп кыру" афәте башлангач, дәүләтнең хәрби серләре инде калмаган кебек булса да. Чит ил агенты Горбачев, исерек "реформатор" Ельцин һәм алар тирәсендәге башка сатлыкҗан түрәләр, океан артындагы хуҗаларының әмерен үтәп, безнең элекке куәтле державаны хәлсезләндерү өчен булдыра алганнарының барысын да эшләделәр. Шул исәптән, АКШка каршы тора алырлык иң яңа, заманча стратегик коралларны берьяклы җинаятьчел "кыскарту", ягъни юкка чыгару юлы белән дә. Ләкин шуңа да карамастан, Стратегик максаттагы ракета гаскәрләре бүген дә илебез Кораллы Көчләре куәтенең төп нигезен тәшкил итә, Ватаныбызны читтән һөҗүм итүдән ышанычлы саклый, дөньяның атом-төш коралы булган дәүләтләре арасында тотрыклылыкны тәэмин итү факторы булып тора.

Түбән Камада элекке "стратег"лар байтак, биредә үзем яхшы белгән, даими аралаша торган берничәсен генә телгә алам: хәрби хезмәт ветераны, отставкадагы майор Казбек Ризванов, Түбән Кама аксакаллар шурасы рәисе Зирәк Шигапов һәм аның урынбасары Мәснәви Һадиуллин, муниципаль район башкарма комитетының милли бүлегендә эшләгән, хәзерге вакытта "Татарстан - яңа гасыр" республика иҗтимагый хәрәкәтенең Түбән Кама бүлеге рәисе Айдар Әһлиуллин һ.б. Эстафета бүген дә дәвам итә: Түбән Кама, менә берничә ел инде, Саратов өлкәсендәге ракета дивизиясен шефлыкка алып, анда иң ышанычлы, яхшы әзерлекле егетләрен җибәрә.

Стратегик максаттагы ракета гаскәрләре яшерен булу сәбәпледер, совет чорында туган көне билгеләп үтелмәде. "һөнәри" бәйрәмебез, Коры җир гаскәрләренең оператив-тактик ракета частьларында һәм артиллериядә хезмәт иткәннәрнеке белән бергә кушып, 19 ноябрьдә иде. Соңгы елларда гына үзебезнең аерым көн - 17 декабрь календарьга керде. Десантчылар, чик сакчылары, диңгезчеләр һәм диңгез пехотачылары кебек, үзебезнең бәйрәмне бергә җыелып үткәрү гадәте булмаса ла, төрле елларда Стратегик максаттагы ракета гаскәрләрендә хезмәт иткән Түбән Кама ир-егетләре дә, армия елларын, хезмәттәшләрен искә төшереп, һәркайсы үзенчә билгеләп үтәр, мөгаен...

Бәйрәм белән, "стратег"лар! Үз гаскәрләребезнең 55 еллык юбилее белән!

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: