Туган як

Контрактчы булам, дисәң...

Түбән Кама хәрби комиссариаты теләге булган кешеләрне Россия Кораллы Көчләрендә контракт буенча хезмәт итәргә чакыра. Мондый мөмкинлек чакыру (призыв) буенча хәрби хезмәтне узып кайткан 38 яшькә кадәрге ир-атларга бирелә. Ә югары белеммләр белән, хәтта армиядә булмаган очракта да, сәламәтлеге буенча яраклы булса, контракт төзелергә мөмкин. Контрактчылар, күбесенчә, Үзәк хәрби округтагы...

Түбән Кама хәрби комиссариаты теләге булган кешеләрне Россия Кораллы Көчләрендә контракт буенча хезмәт итәргә чакыра.

Мондый мөмкинлек чакыру (призыв) буенча хәрби хезмәтне узып кайткан 38 яшькә кадәрге ир-атларга бирелә. Ә югары белеммләр белән, хәтта армиядә булмаган очракта да, сәламәтлеге буенча яраклы булса, контракт төзелергә мөмкин.

Контрактчылар, күбесенчә, Үзәк хәрби округтагы частьларга җибәрелә. Бу елдан башлап, Кырым Республикасына һәм Севастополь шәһәренә дә бара алалар.

Контракт ике яки өч елга төзелә. Айлык хезмәт хакы - 25 меңнән 40 мең сумга кадәр. 5-6 ел хезмәт иткәннән соң, квартир хуҗасы булу мөмкинлеге бар. Контрактчылар өчен башка күп төрле льготалар һәм гарантияләр дә каралагн, хәзерге вакытта алар тулысынча үтәлә.

Кызыксынучылар Түбән Кама хәрби комиссариатына (Төзүчеләр поселогы, Центральная урамы, 86нчы йорт, 201нче бүлмә) барып яки телефоннан (44-01-99, 44-04-17, 8-917-931-60-94) шалтыратып, тулырак белешә ала.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: