17 февраль 2023 яңалыклары
-
Яңалыклар. Эфир 17.02.2023
«Яңалыклар» тапшыруын карагыз. 2023 елның 17 феврале чыгарылышы.
-
Төзүчеләр бистәсендә яшәүчеләр ишегалды җыештыручыга ярдәм итәргә чыктылар.
Кышкы өмәгә чыгалар. Төзүчеләр бистәсендә яшәүчеләр, матур гадәт буенча, ишегалды җыештыручыларга ярдәм итәләр. Урамдагы бозны ваттылар, кар көрәделәр. Ярты сәгать эчендә подъезд тирәсе ялт итте.
-
Түбән Кама юлларында камералар урнаштыралар
Аларның төп максаты – машина йөртүчеләрне юлларда тәртип сакларга өндәү һәм аварияләр санын киметү. Камераларны махсус транспорт күп йөри торган участокларда урнаштыралар. Мисал өчен бүген аларны Химиклар – Төзүчеләр проспекты кисешендәге светофор баганаларына элделәр.
-
“Берегиня” клубы җитәкчесе Земфира Рәхимованы тантаналы рәвештә ялга озаттылар
Земфира Кәлимуллина пенсионерлар оешмасын 11 ел җитәкли. Бирегә 60тан артык өлкән шәһәрдәш йөри. Яшьләре 70тән артса да, картаерга вакыт юк, ди алар үзләре. Спортта да, иҗатта да актив. Күп кенә чараларның чишмә башында – Земфира Рәхимова тора. Клуб әгъзалары җитәкчеләренә рәхмәт сүзләре җиткерә.
-
Татарстанда ял көннәрендә томан һәм −22 градус салкын көтелә
Юлларда бозлавык.
-
Түбән Кама балалары «Легоград» конкурсында катнашты
Бәйгедә Түбән Каманың балалар бакчалырына йөрүче кызлар-малайлар катнашты.
-
Түбән Камада Менделеев урамындагы скверны төзекләндерәчәкләр
Түбән Камада җәмәгатьчелекне кабул итү бүлмәсендә шәһәр мэры Рамил Муллин гражданнарны кабул итте.
-
«Көн темасы» тапшыруы. Студия кунагы Зөһрә Аитова
Зөһрә Аитова - «Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын-кыз карашы» республика конкурсында җиңүче.
-
Түбән Камада йөзенче пар өйләнешкән
ЗАГС белгечләре яңа өйләнешүчеләргә ныклы һәм тату гаилә теләделәр.
-
Түбән Кама районы хастаханәсендә гериатрия бүлеген ачу планлаштырыла
60 яшьтән узган кешеләргә, даими диспансерлаштыру, диспансер күзәтүеннән тыш, табиб-гериатр белән дә сөйләшергә киңәш итәләр.
-
Түбән Камада тукталышларны төзекләндерәчәкләр
Кайсы тукталышлар яңара — монысы экспертлар бәяләгәннән соң төгәл билгеле булачак.
-
Хәтерне яхшыртучы 10 продукт билгеле
Баш миенең эшчәнлеген һәм хәтерне яхшыртучы продуктлар.