Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн вакыйгасы

Түбән Кама юлларында камералар урнаштыралар

Аларның төп максаты – машина йөртүчеләрне юлларда тәртип сакларга өндәү һәм аварияләр санын киметү. Камераларны махсус транспорт күп йөри торган участокларда урнаштыралар. Мисал өчен бүген аларны Химиклар – Төзүчеләр проспекты кисешендәге светофор баганаларына элделәр.

Менә ул заманча, акыллы күзәтү камералары. Белгечләр аларны кранда күтәрелеп, светофрлар янәшәсенә урнаштыралар. Замана техникасы кагыйдә бозучыларны ерактан үк күреп алу функциясенә ия. Машина йөртүче Ленар Якупов бу хәбәрне уңай кабул итә. 

"Ну камера кирәк инде аларсыз булмый, кешеләр шуларны күреп тәртип сакларга өйрәнә", - ди машина йөртүче Ленар Якупов 

Камераларны транспорт чаралары еш һәм күп йөри торган участокларда урнаштыралар. Мисал өчен, белгечләр бүген Химиклар һәм Төзүчеләр проспектында эшләделәр. Шәһәр хакимиятендә белдерүләренчә, әлеге камераларның максаты – юллардгы күңелсез хәлләр санын киметү, җавапсыз машина йөртүчеләрне кагыйдәләрне үтәргә өндәү. Камералар юллардагы хәлләрне тәүлек әйләнесе яздырып барачак. 

"Акыллы светофорларны без үзәк урамнар буенча урнаштырдык, аварияләр саны кимер дип ышанып калабыз", -  ди Түбән Кама муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Артур Сәлахов 

Әйтергә кирәк, Түбән Камада камераларны юлларда гына түгел, йортларда, подъездларда да урнаштыралар. "Татвижн" фирмасы директоры Роман Кондрашин белдерүенчә, камерлар кырын эшләр, җинаятьләр санын киметүдә зур роль уйныйлар. Камера күргән кеше үзен башкача тота башлый икән. 

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев