Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн вакыйгасы

“Берегиня” клубы җитәкчесе Земфира Рәхимованы тантаналы рәвештә ялга озаттылар

Земфира Кәлимуллина пенсионерлар оешмасын 11 ел җитәкли. Бирегә 60тан артык өлкән шәһәрдәш йөри. Яшьләре 70тән артса да, картаерга вакыт юк, ди алар үзләре. Спортта да, иҗатта да актив. Күп кенә чараларның чишмә башында – Земфира Рәхимова тора. Клуб әгъзалары җитәкчеләренә рәхмәт сүзләре җиткерә.

Земфира Рәхимова “Берегиня” клубында эшләгән еллары турында горурланып сөйли. Пенсионерларның кызыксыну өлкәләре төрле. Биредә иҗатка да, спортка да урын бар. Өлкәннәр җәй һәм көзләрен уңыш үстерү серләре белән уртаклашсалар, кыш көне чаңгыга басалар.

Оешма тарихына килгәндә, ул китап яратучылар түгәрәге буларак эшли башлый. Хәзер күпкырлы эшчәнлек алып бара. 11 ел буена Земфира Рәхимова тырышлыгы белән йөзләгән  чара үткәрелә.

Җаваплы җитәкче булудан тыш, Зәмфирә Рәхимова хөрмәтле хатын, кадерле әни, кайгыртучан әби, уңаган хуҗабикә дә. Ул пешергән сый-нигъмәтләр телең йотарлык. Мөхтәрәм шәһәрдәш аш-су серләре белән “Форсат” тапшыруында да уртаклашты.

Бүген Земфира Рәхимованы тантаналы рәвештә ялга озаттылар. Залда – иң якын кешеләре, клуб әгъзалары. Җитәкче үз вазыйфасын Красный ключ китапханәсе мөдире Илсөяр Җаббаровага тапшыра. Земфира ханым исә клуб белән элемтәне өзмәячәк, чараларда актив катнашачак.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев