Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәт булыгыз!

Хәтерне яхшыртучы 10 продукт билгеле

Баш миенең эшчәнлеген һәм хәтерне яхшыртучы продуктлар.

Балык
Майлы балыклар, мәсәлән, скумбрия һәм сөләйман балыгы, омега-3 кислоталарына бай, алар кандагы холестерин дәрәҗәсен киметә — кан тамырларын киңәйтә, димәк, баш миенең кан белән тәэмин ителеше яхшыра.

Помидор
Җәйге чорда помидар күп, тәмле һәм очсыз. Помидорларда ликопин һәм холин антиоксиданты бар, алар стрессны киметә һәм хәтерне яхшырта. Шуңа күрә помидор хәтер өчен файдалы продуктларның берсе.

Брокколи
Яшел кәбестәне рационга кертүнең берәүгә дә комачаулаганы юк әле. Брокколи организмны токсиннардан чистарта һәм хәтер өчен кирәкле булган аксым дәрәҗәсен саклый.

Ясмык
Ясмык ярмасы аминокислоталар һәм катлаулы углеводларга бай, ә алар күзәнәкләрдәге биохимик процессларны тизләтә.

Чикләвекләр
Әстерхан чикләвегендә альфалинолен кислотасы, E витамины һәм омега-3/омега-6/омега-9 май кислоталары бар. Бу матдәләр баш миенең кан тамырларын ныгыта. Исегездә тотыгыз, чикләвекләр бик калорияле, шуңа күрә аларны аз-азлап кына ашарга кирәк. Кабак орлыклары цинк һәм магний-макроэлементларына бай, алар йөрәк эшчәнлеген һәм хәтерне яхшырта.

Җиләк-җимеш һәм җиләкләр
Банан кәефне яхшырта, һәм сәламәтлек өчен файдалы. Чөнки аның составында А һәм Е витаминнары, йөрәк-кан тамырлары системасы өчен кирәкле калий бар. Караҗиләктә антиоксидантлар һәм марганец бар, ул шулай ук күрү сәләтен яхшырта, ә иммунитетны һәм тышкы факторларга чыдамлыкны күтәрергә кара карлыгандагы С витамины ярдәм итәчәк.

Кара шоколад
Шоколадтагы какао — кыйммәтле энергия чыганагы, ул акыл эшчәнлеге вакытында баш миенә ярдәм. Какаоның нигезе — теобромин матдәсе, ул баш миендәге кан тамырларын киңәтә һәм кәефне яхшырта. Шулай ук анда лецитин запаслары бар, ул нерв импульсларын тапшыруны тизләтә.

Су һәм яшел чәй
Чиста су составына керүче магний һәм калий кебек микроэлементлар — нерв сигналларының һәм акыл эшчәнлегенең «тизләткечләре». Бар «арып киткәндә» яшел чәй кайнатып эчү — бик яхшы шөгель, чөнки аның экстракты баш миенең нәтиҗәле эшенә ярдәм итә.

Тәмләткечләр
Куркума тәмләткече организмда кан әйләнешен көчәйтә, шуңа күрә баш мие кислород белән тәэмин ителә һәм хәтер яхшыра.

Авокадо
Авокадо составына керүче май кислоталары һәм калий йөрәк-кан тамырлары авырулары куркынычын киметә һәм кан белән тәэмин итүне нормальләштерә.

Чыганак 

Фото: freepik.com

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев