Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәт булыгыз!

Түбән Кама районы хастаханәсендә гериатрия бүлеген ачу планлаштырыла

60 яшьтән узган кешеләргә, даими диспансерлаштыру, диспансер күзәтүеннән тыш, табиб-гериатр белән дә сөйләшергә киңәш итәләр.

Түбән Кама районы Ширәмәт участок хастаханәсендә гериатрия бүлеген ачу планлаштырыла. Бу яңа медицина юнәлеше, аның максаты — актив гомерне озайту. Бу хакта Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайты хәбәр итә.

«Гериатрия бүлеге «картлар» авыруларын һәм патологияләрен, шулай ук аларны дәвалау һәм профилактикалау ысулларын, гигиена үзенчәлекләрен, өлкәннәрне өйрәнү белән шөгыльләнә. Медицинаның онкология һәм хирургия, неврология һәм психиатрия, кардиология, ревматология, офтальмология кебек юнәлешләрендә олы яшькә хас үзенчәлекләрне билгеләргә мөмкин. Моннан тыш, гериатрик фармакотерапия юнәлеше дә эшләнә. Дару чараларының өлкән яшьтәге кешеләргә йогынтысы өйрәнелә. Дару препаратлары дозалары сайлана, дару чараларының үзара бәйләнешенә дә игътибар ителә», — диде Кама Аланы район хастаханәсе табиб-гериатры Айгөл Мәһбүбова.

Аның сүзләренчә, гериатриянең бурычы — картлыкның һөҗүмен ераклаштыру, актив, тулы канлы тормышны озайту. Гериатр табибына беренче тапкыр килү яше — 60 яшь.

«Пациент кабул итүгә килә, башта гадәти табиб тикшерүе уза. Алга таба дәвалау әлеге кешенең яшь үзенчәлекләреннән чыгып сайлана. Кирәк булса, гериатрия табибы пациентны өстәмә консультация өчен җибәрә. Шулай ук комплекслы гериатрия бәяләве үткәрелә, ягъни кешенең функциональ торышын һәм сәламәтлеген бәяләү», — диде Айгөл Мәһбүбова.

60 яшьтән узган кешеләргә, даими диспансерлаштыру, диспансер күзәтүеннән тыш, табиб-гериатр белән дә сөйләшергә киңәш итәләр. «Безнең хастаханәдә гериатрия кабинеты лицензия алды һәм үз эшен 2022 елның апреленнән башлады. Шулай ук Түбән Кама үзәк район күппрофильле хастаханәсендә табиб-гериатр кабул итә, стационар койкалар да бар. Шуны ассызыклыйсым килә, өлкән яшьтәге пациент табиб- гериатрга иртәрәк мөрәҗәгать итсә, ярдәм шулкадәр нәтиҗәлерәк булачак», — диде Кама Аланы район хастаханәсе табиб-гериатры.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев