Татарстанда ял көннәрендә томан һәм −22 градус салкын көтелә
Юлларда бозлавык.
Татарстанлыларны ял көннәрендә аязучан болытлы һава көтә. Урыны белән бераз томан һәм кар яварга мөмкин.
Синоптиклары фаразлавынча, шимбә көнне төнлә һава температурасы −8..-13 градус булачак, аязганда −17гә кадәр. Көндез термометр баганалары −5..-10 градус күрсәтәчәк.
Якшәмбе, 19 февраль, төнге сәгатьләрдә −11..-16, аязганда −17..-22. Көндез максималь һава температурасы −6..-11. Юлларда бозлавык.
"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев