Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәһәр һәм без

Түбән Камада тукталышларны төзекләндерәчәкләр

Кайсы тукталышлар яңара — монысы экспертлар бәяләгәннән соң төгәл билгеле булачак.

Түбәнкамалылар «Җиңүнең 30 еллыгы» тукталышыннан канәгать түгел. Аңа күптәннән алыштыру яки ким дигәндә ремонт кирәк диләр. Кышын биредә салкыннардан һәм бураннан качып булмый, ә көзен — җилдән һәм яңгырдан.

НТР 24 каналына хәбәр итүләренчә, тукталыш түбәсен төзәтәчәкләр, ә апрель аенда павильонны тулысынча төзекләндерү планлаштырыла. Шул ук вакытта, мөмкин булганча, шәһәрнең тагын берничә ноктасында эшләр башкарылачак. Кайсы тукталышлар яңара — монысы экспертлар бәяләгәннән соң төгәл билгеле булачак.

«Бюджетта 600 мең сум акча бар. Хәзерге вакытта белгечләр павильоннарны тикшерә. Ремонтка бездә металл конструкцияләрне буяу, түбәне, ян панельләрне һәм тукталыш павильонының арткы өлешен алыштыру керә», — дип хәбәр итте «ДЕЗ» МБУнең директоры вазифаларын башкаручы Айрат Наскаев.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев