Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәһәр һәм без

Түбән Камада Менделеев урамындагы скверны төзекләндерәчәкләр

Түбән Камада җәмәгатьчелекне кабул итү бүлмәсендә шәһәр мэры Рамил Муллин гражданнарны кабул итте.

Очрашуда шәһәрлеләр Түбән Кама муниципаль районы башлыгына йортның фасадын ремонтлау, территорияне төзекләндерү, агачларны кисү үтенече белән мөрәҗәгать иттеләр.

Шулай ук «Замана» уку һәм аралашу үзәге мөдире Ольга Афонова бина янындагы суүткәргечтә өзеклекләрне бетерүдә ярдәм итүләрен сорады. Түбәнкамалы сүзләренчә, дымлылык китапларга һәм журналларга зыянлы йогынты ясый. Мөрәҗәгать итүчегә агымдагы елның өченче кварталында җылылык белән тәэмин итү торбасының тузган участогын ремонтлау планлаштырылган, дип ышандырдылар.

Рамил Муллинга Казан инновацион университеты филиалыннан «Бызов» базарына таба Менделеев урамы буенча территорияне төзекләндерү тәкъдиме белән тагын бер шәһәрле Галия Жолос мөрәҗәгать итте.

Микрорайонда яшәүчеләр анда сквер төзергә кирәк дип саный һәм хәтта аңа «Менделеев бульвары» исемен дә уйлап тапкан. Түбән Кама Мэры әлеге идеяне хуплады һәм шәһәрнең 60 еллыгына аны төзекләндерү планда бар дип ышандырды.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев