5 март 2026 яңалыклары
-
Яңалыклар. Эфир 05.03.2026
«Яңалыклар» тапшыруын карагыз. 2026 елның 5 март чыгарылышы.
-
Түбән Кама районында яшәүче тыл хезмәтчәне Асия Фәйзетдинова 101 яшьлек юбилеен билгеләп үтте
Елантау авыл җирлеге башлыгы Владимир Лебедев Түбән Кама районының Колмакчы авылында яшәүче Асия Фәйзетдинованы 101 яшьлек туган көне белән котлады.
-
Түбәнкамалылар хәрбиләргә ярдәм итәләр
Кем ничек булыша ала. Түбән Каманың гуманитар ярдәм җыю пунктыннан халык өзелми: белем бирү учреждениеләреннән, эшмәкәрләр, пенсия яшендәге абый-апалар – олысы да, кечесе дә булдыра алганча, игелекле эшкә үз өлешләрен кертергә тырышалар.
-
5 марттан 18 мартка кадәр Татарстанда «Каршы юл» профилактик чарасы узачак
Нибары ике ай эчендә юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозып, каршы юлга чыгу аркасында 45 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән. Алар нәтиҗәсендә 21 кеше һәлак булган, 75 кеше имгәнгән.
-
Түбән Кама коммуналь хезмәткәрләре йорт түбәләреннән боз сөңгеләрен төшерәләр
Көннәр җылына: түбәләрдән кар һәм боз төшү куркынычы арта. Әлеге чорда аеруча игътибарлы булырга һәм саклык чараларын күрергә кирәк, дип кисәтә коммуналь хезмәткәрләр. «Жилье» идарәче компаниясе тәүлегенә 25тән 45кә кадәр торак йортларның түбәләрен чистарта.
-
Беренче төп документ: Түбән Каманың 12 яшүсмере РФ гражданины паспортын алды
Халыкара хатын-кызлар көне алдыннан тантаналы чара ЗАГС идарәсендә узды.
-
Тагын дүрт кеше Түбән Камадан контракт буенча хәрби хезмәткә китте
Дүрт кешедән торган төркемне хезмәт итү урыннарына озаттылар.
-
Түбән Камада 8нче мартта хатын-кызларга җәмәгать транспортында йөрү бушлай булачак
Халыкара хатын-кызлар көнен бәйрәм итү уңаеннан, 8 мартта Түбән Камада хатын-кызлар өчен җәмәгать транспортында йөрү бушлай булачак.
-
Бәяләр түбән, сыйфат югары: Түбән Камада язгы авыл хуҗалыгы ярминкәләре 14 мартта башлана
Сәүдә мәйданчыгы 8:00дән 14:00кә кадәр эшләячәк.