Тагын дүрт кеше Түбән Камадан контракт буенча хәрби хезмәткә китте
Дүрт кешедән торган төркемне хезмәт итү урыннарына озаттылар.
Түбән Камадан контракт буенча хезмәткә тагын дүрт ир-ат китте. Солдатлар «Үзәк» һәм Көньяк хәрби округлары бүлекчәләрендә хезмәт итәчәкләр.
Түбән Кама шәһәре һәм районы хәрби комиссары Газинур Ситдыйков, руханилар, «Сугышчан туганлык» Бөтенроссия иҗтимагый оешмасының Түбән Кама бүлеге вәкилләре хәрбиләргә хәерле юллар һәм тизрәк Җиңү белән кайтуларын теләде.
Исегезгә төшерәбез, Татарстанда Оборона министрлыгы белән контракт төзегәндә бер тапкыр бирелә торган түләү 2,9 миллион сум тәшкил итә. Аның күләме Идел буе федераль округы төбәкләре арасында иң зурлардан санала.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев