Туган як

Түбəн Кама шәһәре

18+
Республикада

5 марттан 18 мартка кадәр Татарстанда «Каршы юл» профилактик чарасы узачак

Нибары ике ай эчендә юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозып, каршы юлга чыгу аркасында 45 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән. Алар нәтиҗәсендә 21 кеше һәлак булган, 75 кеше имгәнгән.

Бу саннар – гади статистика түгел. Аларның һәрберсе – кеше бәхетсезлеге, югалту яки авыр тән җәрәхәте.

Юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозып, каршы юлга чыккан өчен 7 500 сум күләмендә штраф яки 4–6 айга транспорт чарасын йөртү хокукыннан мәхрүм итү каралган. Яңадан бозганда – 1 елга хокукларны алу.

Сезнең һәм пассажирларыгызның иминлеге – сезнең кулларда. Юл хәрәкәте кагыйдәләрен төгәл үтәгез: юлда уйлап башкарылмаган маневрлар ясамагыз, һава торышын һәм юл шартларын исәпкә алыгыз. Исегездә тотыгыз: берничә минутны экономияләү кеше гомере бәясенә тормас, дип хәбәр итә ТР Дәүләт автоинспекциясе.

«ВКонтакте»да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев