Түбәнкамалылар хәрбиләргә ярдәм итәләр
Кем ничек булыша ала. Түбән Каманың гуманитар ярдәм җыю пунктыннан халык өзелми: белем бирү учреждениеләреннән, эшмәкәрләр, пенсия яшендәге абый-апалар – олысы да, кечесе дә булдыра алганча, игелекле эшкә үз өлешләрен кертергә тырышалар.
Безнең төшерү төркеме килгәндә, Химиклар проспектындагы 72 Б адресы буенча урнашкан пунктта 60нчы балалар бакчасы хезмәткәрләре – маскировка челтәрләре, Атлашовлар гаиләсе солдатларга дип тегелгән эчке киемнәрне тапшыралар иде.
Маскировка челтәрләре үрү – бакча хезмәткәрләре белән ата-аналарның уртак эше ди, тәрбияче. Эш барышын күзәтеп, нәниләр дә тасмаларны махсус корылмага бәйли башлаганнар. Хәзер барысы да җайга салынган.
Әзер челтәрләрне Химиклар проспектындагы, 72б адресы буенча урнашкан гуманитар ярдәм пунктына тапшырлар. Монда халык өзелми: мәктәпләрдән, оешма-предприятиеләрдән, пенсия яшендәге абый-апалар да киләләр. Атлашовлар гаиләсе мендәр, юрган тышлары, госпитальдәге солдатлар өчен эчке киемнәр тегәләр.
«Тегү белән икенче ел шөгыльләнәбез. Ярдәм кирәклеген телевизордан ишеттек. Башта мендәрдән башладык. Аннары эчке киемнәргә күчтек. Тукыманы шушында бирәләр. Халык китерә».
Әзер партияне тапшыралар, яңасына материалны алалар. Бүген дә иртле-хатынлы гуманитар ярдәм пунктыннан буш кул белән китмиләр. Тукыма белән битараф булмаган түбәнкамалылар ярдәм итә. Волонтерларның эше шулай җайланган. Тиздән боларның барысы да алгы сызыкка һәм госпитальгә җибәреләчәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев