Туган як

Түбəн Кама шәһәре

18+
Хәбәрләр

Түбән Кама районында яшәүче тыл хезмәтчәне Асия Фәйзетдинова 101 яшьлек юбилеен билгеләп үтте

Елантау авыл җирлеге башлыгы Владимир Лебедев Түбән Кама районының Колмакчы авылында яшәүче Асия Фәйзетдинованы 101 яшьлек туган көне белән котлады.

Ул тыл хезмәтчәненә РФ Президенты Владимир Путинның котлавын, шулай ук ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм Түбән Кама районы башлыгы Радмир Беляев исеменнән бүләкләр тапшырды.

Бөек Ватан сугышы елларында Асия Фәйзетдинова төрле эшләр башкара, аннары кырчылык бригадасы бригадиры итеп билгеләнә. Тракторчы һөнәрен үзләштергәннән соң, ул кырда эшли һәм бер үк вакытта учет алып бара.

Үзенең төплелеге, акыллы булуы аркасында Асия Хәнәфи кызын Колмакчы мәктәбенә башлангыч сыйныфлар укытучысы итеп чакыралар. Соңрак Чистай педагогия училищесын тәмамлый һәм югары сыйныфларда татар теле укыта башлый. Аның педагогик стажы – 37 ел.

1949 елда Фәйзетдинов Мансур Хәйдәр улына кияүгә чыга. Бергә җиде бала тәрбияләп үстерәләр.

«ВКонтакте»да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев