Түбән Камада 8нче мартта хатын-кызларга җәмәгать транспортында йөрү бушлай булачак
Халыкара хатын-кызлар көнен бәйрәм итү уңаеннан, 8 мартта Түбән Камада хатын-кызлар өчен җәмәгать транспортында йөрү бушлай булачак.
Бу хакта мэр Радмир Беляев белдерде.
«Түбән Каманың барлык ир-атлары исеменнән шуны игълан итәм: Түбән Камада 8нче мартта хатын-кызларга җәмәгать транспортында йөрү бушлай булачак. Бу гүзәл затларга карата хөрмәт һәм рәхмәт билгесе», — дип язды шәһәр мэры үзенең телеграм-каналында.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев