Түбән Кама коммуналь хезмәткәрләре йорт түбәләреннән боз сөңгеләрен төшерәләр
Көннәр җылына: түбәләрдән кар һәм боз төшү куркынычы арта. Әлеге чорда аеруча игътибарлы булырга һәм саклык чараларын күрергә кирәк, дип кисәтә коммуналь хезмәткәрләр. «Жилье» идарәче компаниясе тәүлегенә 25тән 45кә кадәр торак йортларның түбәләрен чистарта.
Корабельная урамындагы 27 йорт. Түбә кыекларында боз сөңгеләренең озынлыгы бер метрга кадәр җиткән урыннар да бар. Бүген монда – планлы чистарту. Узып баручылар зыян күрмәсен өчен, аста- техник күзәтеп тора. Эшкә керешкәнче йорт янын кызыллы-аклы тасма белән әйләндереп алына.
Күпкатлы йорт түбәләрен идарәче компания карап торырга тиеш. Ә менә фатир балконы кыегындагы кар, боз сөңгеләре өчен шушында яшәүчеләр җаваплы. Үзе чистарта алмаган очракта, милекче идарәче компаниягә язма рәвештә хат юлларга тиеш.
«Бер сменада 25тән 45кә кадәр йортны чистартабыз. Бу һава шартларыннан бәйле. Бүгенге кебек булса – 40–45 түбә чистартабыз»
Балаларга да биналар янында йөрүнең хәвефле булуын кисәтү зарур. Бу кагыйдә, әлбәттә, олыларга да кагыла. Машиналарны йортлар тирәсеннән ераграк куярга, кисәтү билгеләре урнаштырылган урыннарны читләтеп үтәргә кирәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев