Беренче төп документ: Түбән Каманың 12 яшүсмере РФ гражданины паспортын алды
Халыкара хатын-кызлар көне алдыннан тантаналы чара ЗАГС идарәсендә узды.
Түбән Кама ЗАГС идарәсендә тантаналы шартларда 12 яшүсмергә РФ паспорты тапшырдылар. Чара Халыкара хатын-кызлар көненә багышланды. Бәйрәм булгач, теләкләр дә әйтелде, бүләкләр дә бирелде.
Махсус хәрби операциядә катнашучы Лариса Нуриева һәм Эчке эшләр министрлыгының миграция мәсьәләләре бүлеге җитәкчесе Павел Ульянов мәктәп укучыларына чәчәк бәйләмнәре тапшырдылар, ә «Беренчеләр хәрәкәте» активистлары яңа паспортларын тышлыклар белән бизәделәр.
Бәйрәм котлау сүзләре, музыкаль чыгышлар һәм викторина белән үрелеп барды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев