Гөлия Нигъмәтуллина автор яңалыклары
-
Түбән Каманың “Апуш” балалар китапханәсендә 2 яшьтән алып 6 яшькә кадәрге балалар шигырь сөйләү осталыгында ярыштылар.
“Сөйлим анам телендә”! Түбән Каманың “Апуш” балалар китапханәсендә 2 яшьтән алып 6 яшькә кадәрге балалар шигырь сөйләү осталыгында ярыштылар. Әйтергә кирәк, кечкенә нәфис сүз осталары арасында көндәшлек көчле була. 1 нче турда 50гә бала катнашып, шуларның яртысы финалга чыккан. Сабыйларның ихлас чыгышларын сезгә дә карарга тәкъдим итәбез.
-
«Форсат» тапшыруы. Ибраһимовлар гаиләсендә кунакта
Безнең иҗат төркеме Салих хәзрәт Ибраһимовларда булды.
-
Татарстан казыйлары Түбән Камага эш сәфәре белән килде
Татарстан казыйлары Түбән Камага эш сәфәре белән килде. Әлеге делегацияне Җәлил хәзрәт Фазлыев җитәкләде. Ике көнлек эш сәфәре барышында дәрәҗәле кунаклар мөхтәсибәт эшчәнлеге белән таныштылар. Зур чараның бездә уздырылуы очраклы түгел – узган ел ахырында Салих хәзрәт Ибраһимов Түбән Кама төбәге казые итеп билгеләнә. Моңа кадәр безнең җирлек Кама буе төбәгенә керә иде. Хәзер четрекле сораулар туган очракта мөселманнарга Яр Чаллы шәһәренә барырга туры килмәячәк.
-
Тукай урамындагы 17 нче йортның бер фатирында чыккан янгын нәтиҗәсендә 44 яшьлек ир-ат үлгән
Сүндерелмәгән тәмәке төпчеге – фаҗигале янгын сәбәбе шул була. Кайгылы очрак Тукай урамындагы 17 йортта теркәлгән. 44 яшьлек фатир хуҗасы аңына килмичә, реанимациядә җан биргән.
-
Яңалыклар. Эфир 3.03.2023
«Яңалыклар» тапшыруын карагыз. 2023 елның 3 март чыгарылышы.
-
Яңалыклар. Эфир 2.03.2023
«Яңалыклар» тапшыруын карагыз. 2023 елның 2 март чыгарылышы.
-
Яңалыклар. Эфир 1.03.2023
«Яңалыклар» тапшыруын карагыз. 2023 елның 1 март чыгарылышы.
-
Яңалыклар. Эфир 28.02.2023
«Яңалыклар» тапшыруын карагыз. 2023 елның 28 феврале чыгарылышы.
-
Яңалыклар. Эфир 27.02.2023
«Яңалыклар» тапшыруын карагыз. 2023 елның 27 феврале чыгарылышы.
-
«Форсат» тапшыруы. Башиннар династиясе
Түбән Кама районында яшәүче Башиннар династиясенең педагогик стажы ике гасырдан артык.
-
Хәрби операциядә катнашучыларга Батырлык ордены тапшырдылар.
Тантаналы чара Халык иҗаты йортында үтте. Концерт Ватанны саклаучылар көне уңаеннан оештырыла. Бәйрәмгә солдатларның әниләре, хатыннары да чакырулы иде.
-
Бүген – Халыкара туган телләр көне
Түбән Камада илледән артык милләт вәкиле яши. Шуларның унбересенең үз оешмалары бар. Алар Халыклар дуслыгы йортында очрашалар, төрле кичәләр үткәрәләр. Туган телләр көне уңаеннан, татар конгрессы вәкилләре яшь буынга үз халкының гореф-гадәтләрен сәхнәләштереп, милли киемнәре, аш-су нигъмәтләре белән дә таныштырдылар
-
46нчы микрорайонда урнашкан чиркәүгә изге Луканың дәвалау көченә ия булган сөякләре белән Киприан иконасы китерелгән
Түбәнкамалылар туганнарына, якыннарына саулык-сәламәтлек сорап, илгә иминлек тели алалар. 46нчы микрорайонда урнашкан чиркәүгә изге Луканың дәвалау көченә ия булган сөякләре белән Киприан иконасы китерелгән. Аларга табыну һәм гыйбадәт кылу кайчанга кадәр булачак? Безнең төшерү төркеме белеште.
-
Төзүчеләр бистәсендә яшәүчеләр ишегалды җыештыручыга ярдәм итәргә чыктылар.
Кышкы өмәгә чыгалар. Төзүчеләр бистәсендә яшәүчеләр, матур гадәт буенча, ишегалды җыештыручыларга ярдәм итәләр. Урамдагы бозны ваттылар, кар көрәделәр. Ярты сәгать эчендә подъезд тирәсе ялт итте.
-
“Берегиня” клубы җитәкчесе Земфира Рәхимованы тантаналы рәвештә ялга озаттылар
Земфира Кәлимуллина пенсионерлар оешмасын 11 ел җитәкли. Бирегә 60тан артык өлкән шәһәрдәш йөри. Яшьләре 70тән артса да, картаерга вакыт юк, ди алар үзләре. Спортта да, иҗатта да актив. Күп кенә чараларның чишмә башында – Земфира Рәхимова тора. Клуб әгъзалары җитәкчеләренә рәхмәт сүзләре җиткерә.