Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн вакыйгасы

Бүген – Халыкара туган телләр көне

Түбән Камада илледән артык милләт вәкиле яши. Шуларның унбересенең үз оешмалары бар. Алар Халыклар дуслыгы йортында очрашалар, төрле кичәләр үткәрәләр. Туган телләр көне уңаеннан, татар конгрессы вәкилләре яшь буынга үз халкының гореф-гадәтләрен сәхнәләштереп, милли киемнәре, аш-су нигъмәтләре белән дә таныштырдылар

Бәлеш, гөбәдия, чөгендер катыгы .... Бәйрәм табыны ризыклары арасында ниндиләре генә юк. Сый-нигъмәтләрнең төрлелеге татар халкының юмартлыгын, кунакчыллыгын дәлилли.

Бәйрәмгә килүчеләрне дә милли ашлар белән сыйлыйлар. Камыр ризыклары арасында кайчандыр Сабантуйларның иң зур сые, кунак табынының күрке саналган – Орлык төше дә бар. Элек аны киндер орлыгыннан ясаганнар, хәзер – көнбагыштан. Ташлык авылы аш-су осталары шушы тәм-томны әзерләргә өйрәтте.

Халыкара туган телләр көне уңаеннан оештырылган чарада татар халкының йолалары, гореф-гадәтләрен дә искә төшерделәр. Милли киемнәре турында сөйләделәр.

Чара Туган телләр көне уңаеннан оештырыла. Хәзер Түбән Камада 50дән артык милләт вәкиле яши. Халыклар дуслыгы йорты – алар өчен уртак өй.  Биредә алар очрашалар, төрле кичәләр үткәрәләр.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев