Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн вакыйгасы

Тукай урамындагы 17 нче йортның бер фатирында чыккан янгын нәтиҗәсендә 44 яшьлек ир-ат үлгән

Сүндерелмәгән тәмәке төпчеге – фаҗигале янгын сәбәбе шул була. Кайгылы очрак Тукай урамындагы 17 йортта теркәлгән. 44 яшьлек фатир хуҗасы аңына килмичә, реанимациядә җан биргән.

Ишек кызыл тасма белән  ябыштырылган, балкон тәрәзәсендә кара төтен эзләре... Әлеге йортта янгын чыккан. Коткаручыларны узып баручылар чакырткан.  4 нче кат тәрәзәсеннән кара төтен ургылуын алар күргәннәр.

Күршеләр сөйләвенчә, фатир хуҗасы салгаларга яраткан. Тик өенә кешеләр йөртмәгән. Үзе генә тыныч яшәгән. Күмү йоласын оештыру өчен,  түбәнкамалылар 44 яшьлек ир-атның туганнарын эзли.

Соңгы өч айда Түбән Камада 34 янгын  чыккан. Аларда ике кешенең гомере өзелгән. Узган чор белән чагыштырганда, статистика күпкә булмаса да, арткан. Коткаручылар түбәнкамалыларны янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләре турында онытмаска чакыра

Урын-җир өстендә тәмәке тартмаска, йорттагы электр җиһазларының торышын һәм мичләрнең төзеклеген тикшереп торырга. Фатирларга янгын турында хәбәр итә торган җайланмалар урнаштырырга.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев