Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн вакыйгасы

46нчы микрорайонда урнашкан чиркәүгә изге Луканың дәвалау көченә ия булган сөякләре белән Киприан иконасы китерелгән

Түбәнкамалылар туганнарына, якыннарына саулык-сәламәтлек сорап, илгә иминлек тели алалар. 46нчы микрорайонда урнашкан чиркәүгә изге Луканың дәвалау көченә ия булган сөякләре белән Киприан иконасы китерелгән. Аларга табыну һәм гыйбадәт кылу кайчанга кадәр булачак? Безнең төшерү төркеме белеште.

Рождество Христово чиркәвендә келәү бара. Бирегә изге Лука сөякләре белән рухани Киприан иконасы кайтарылган. Әлеге хәбәрне ишетеп, Маргарита Борисова эшеннән соң, чиркәүгә ашыккан. Сәламәтлек һәм иминлек сорый.

Чиркәүгә йөрүчеләр сөйләвенчә, Изге Лука Крымский төрле авырулардан дәвалау көченә ия. Имгәнүләр булганда, яман шеш диагнозы куелганда да савыктыру сорап кешеләр аңа мөрәҗәгать итәләр.

Гыйбадәт кылу 21 февральгә кадәр мөмкин булачак. Савыктыру, илгә иминлек сорап түбәнкамалылар 46 нчы микрорайондагы чиркәүгә килә алалар. Келәүләр славян телендә генә түгел, керәшенчә дә  башкарыла.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев