Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн вакыйгасы

Татарстан казыйлары Түбән Камага эш сәфәре белән килде

Татарстан казыйлары Түбән Камага эш сәфәре белән килде. Әлеге делегацияне Җәлил хәзрәт Фазлыев җитәкләде. Ике көнлек эш сәфәре барышында дәрәҗәле кунаклар мөхтәсибәт эшчәнлеге белән таныштылар. Зур чараның бездә уздырылуы очраклы түгел – узган ел ахырында Салих хәзрәт Ибраһимов Түбән Кама төбәге казые итеп билгеләнә. Моңа кадәр безнең җирлек Кама буе төбәгенә керә иде. Хәзер четрекле сораулар туган очракта мөселманнарга Яр Чаллы шәһәренә барырга туры килмәячәк.

Нәни түбәнкамалылар коръән сурәләрен яттан белә. 25 нче балалар бакчасында мөселман гаиләләр өчен берничә төркем эшли. Биредә дини-милли тәрбиягә зур игътибар бирелә. Малайлар һәм кызларның чыгышын Татарстан казыйлары сокланып карый.

Бакчаны тәмамлаганнан соң, укучыларга 1 сыйныфка кая барырга дип борчыласы юк. Мәктәпкәчә мәгариф учреждениесе 1 гимназия белән хезмәттәшлек итә. Татарстан казыйлары әлеге уку йорты эшчәнлеге белән дә танышты.

Укучылар, дәресләрдән тыш, ислам дине нигезләренә дә үзләштерәләр. Укулар атнага 4 тапкыр оештырыла. Мондый теләк-тәкъдим белән Салих хәзрәт Ибраһимов чыгыш ясаган. Хәзер идеясе тормышка аша.

Дәрәҗәле кунаклар Салих хәзрәтнең проектын хуплап, яңа эшчәнлегендә дә уңышлар теләделәр. Шәһәр һәм район имам-мөхтәсибе Түбән Кама төбәге казые вазыйфасын да башкара. Моңа кадәр безнең җирлек Кама буе төбәгенә карый иде. Четрекле сораулар туган очракта мөселманнарга Яр Чаллы шәһәренә барырга туры килмәячәк.

Татарстан казыйларының эш сәфәре ике көнгә төзелә. Программа кысаларында Җәлил хәзрәт Фазлыевның вәгазен дә тыңлый алдылар. Дини гыйлем, гаиләдәге тәрбия мәсьәләләре, ир белән хатын мөнәсәбәтләре.... Төрле темаларга фикер алышалар.

Түбәнкамалылар Җәлил хәзрәт Фазлыевка кызыксындырган сорауларын бирә алдылар. Ике сәгатьлек очрашу күз ачып йомганчы узып китә, дип илһамланып хис-тойгылары белән уртаклашалар кунаклар.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев