Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн вакыйгасы

Хәрби операциядә катнашучыларга Батырлык ордены тапшырдылар.

Тантаналы чара Халык иҗаты йортында үтте. Концерт Ватанны саклаучылар көне уңаеннан оештырыла. Бәйрәмгә солдатларның әниләре, хатыннары да чакырулы иде.

Менә алар яшь патриотлар. Биредә бар да җитди:  киемнән алып, үз-үзеңне тотуга кадәр чын хәрбиләрчә, кыю, тигез адымнар. Горур, ышанычлы кыяфәт. Сафта йөрү һәм җыр смотрында җиңүче отрядларны Рамил Муллин бүләкли.

Халык иҗаты йорты фойесында – бәйрәм мөхите. Түбәнкамалылар Ватанны саклаучыларга рәхмәт сүзләре җиткерә.  23 февраль – алар өчен истәлекле көн.

Әлеге күргәзмәне беркем дә урап узмады. Фотога төштеләр, экспонатларның тарихы белән кызыксындылар.

Бәйрәм түрендә – хәрби операциядә катнашучыларның якыннары. Алар арасында Шәүкәт Маняповның әтисе дә бар. Ярдәмчел, батыр йөрәкле, киң күңелле егет иде, дип искә алалар аны дуслары.  Түбәнкамалы Татарстан кадет корпусын тәмамлап,  2012 нче елда Кораллы көчләр сафына алынган.  Соңыннан контракт буенча хезмәтен дәвам иткән. Хәрби бурычын үтәгәндә күрсәткән кыюлыгы өчен, ул үлгәннән соң “Батырлык ордены” белән бүләкләнә.

Тантаналы чара Халык иҗаты йортында үтте. Бәйрәмгә хәрбиләрнең әниләре, хатыннары да чакырыла. Алар хөрмәтенә бәйрәм концерты үткәрелә.

 

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев