20 сентябрь 2019 яңалыклары
-
20 сентябрь 2019 - 11:45Без белергә тиешКызыл Чишмәдә чик сакчыларына куелган мемориал берничә ай эчендә танымаслык булып яңартылды.
-
20 сентябрь 2019 - 11:39Көтеп алынган яңалыкШәһәрдә яңа микрорайоннар төзелә башлагач, транспорт булмауга зарлар бермә-бер артты. Чыннан да, берничә ел элек анда мәктәп тә, балалар бакчалары да юк иде. Шуңа күрә, эшкә киткәнче, әти-әниләр балаларын машиналарында илттеләр, ә машиналары булмаганнар тукталышка кадәр җәяү тәпиләделәр. Менә бакчалар һәм мәктәпләр дә төзелде, әле октябрьдә яңа автобус маршруты да ачылачак икән.
-
20 сентябрь 2019 - 11:27«Гаеплеләргә җәза биреләчәк»«Түбән Кама Нефтехим» предприятиесе генераль директоры Азат Бикмурзин «химия»нең 15 сентябрьдә һаваны пычратуга өлешчә катнашы булуын таныды. Сәбәбе – агынты суларның предприятие канализациясенә эләгүе.
-
20 сентябрь 2019 - 11:08Хатын-кызлар өчен клуб«Ихлас» тернәкләндерү үзәгендә хатын-кызлар клубының беренче утырышы булып узды.
-
20 сентябрь 2019 - 11:05Булмаса, шалтыратыгызТүбән Камада гидравлик сынаулар тәмамлану алдында. Кайбер йортларга инде ял көне үк кайнар су бирелә башлады.
-
20 сентябрь 2019 - 11:01Полициягә эшкәТүбән Кама эчке эшләр идарәсе югары яки урта һөнәри белемле гражданнарны эшкә чакыра.
-
20 сентябрь 2019 - 10:37Прививка ясатам дисәңГриппка каршы прививка ясату кампаниясе дәвам итә. Халыкка уңайлы булсын өчен, бу юлы күчмә пунктлар зур сәүдә үзәкләре тирәсендә оештырыла.
-
20 сентябрь 2019 - 10:17Булганнан бар да булаДөресе шул – иренмәгән, бар эшкә күңелен биргән ир-ат кулында ут уйната. Алар эштә дә, өйдә дә сынатмый. Шәһәрдәшебез Илгиз Җиһангиров та шундыйлардан. Утыз елдан артык гомерен бер урында эшләп, «Хезмәт ветераны» исеменә лаек булган Илгиз Госман улы үрнәк әти, кайгыртучан ир булуы өстенә, оста һәвәскәр бакчачы да әле. Районыбызның Би авылындагы бакчасында ниләр генә үстерми ул! Җиләк-җимеш дисеңме, яшелчәме, кешедә үсмәгән чәчәкләр – барысы да бар. Һәр нәрсә үз урынында, барысы да планлаштырылган.
-
20 сентябрь 2019 - 10:12Эшләргә онытмагызСентябрь уртасында тырыш бакчачылар бакчаларында инде бер эш тә калдырмый: җыештырып, урнаштырып куялар. Тик шулай да, онытылып калмасын өчен, берничә сүз белән генә иң гади эшләрне исегезгә төшереп китик.
-
20 сентябрь 2019 - 10:07Китаплы балачакУку елына аяк баскач, балалар бакчалары һәм мәктәпләр белән эш, елдагыча, тагын да артты, шәһәр һәм республика күләмендә төрледән-төрле чаралар өстәлде.
-
20 сентябрь 2019 - 10:00Хөрмәтле шәхес идеКызыл Чапчак авылы аксакалы Гыйльметдин ага Сәгыйтов 91 нче яшендә арабыздан китте.
-
20 сентябрь 2019 - 09:52Гаиләдә ничә бала булырга тиеш?Бу – мәңгелек сорау. Тик моңа кадәр бу сорауга берәү дә төгәл җавап бирә алмый. Моннан соң да кистереп төгәл җавап әйтә алмаслар. Кытайда гына ул «җир җитми» дип, бала санын чикләгәннәр иде. Ә безнең илебез зур, җиребез иркен – тап рәхәтләнеп.
-
20 сентябрь 2019 - 09:43Сөяркәме, әллә...И-и, әрсез дә инде бу Гөлфиянең хезмәттәше Илгизә. Үзенә кирәктә бер алдыңа, биш артыңа төшә. Ишектән кусалар, бер дә аптырамый, тәрәзәдән башын тыга. Гөлфия гаиләле хатын-кызның ирсез хатыннар белән дуслашуын үзе үк хупламый. Чөнки хәтта ул бик якын дус булса да, ирсез хатыннарның дус кызының бәхетеннән көнләшү, шул сәбәпле тату гаилә арасына чөй кагу ихтималы зур икәнен чамалый.