Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Асылбикә

Гаиләдә ничә бала булырга тиеш?

Бу – мәңгелек сорау. Тик моңа кадәр бу сорауга берәү дә төгәл җавап бирә алмый. Моннан соң да кистереп төгәл җавап әйтә алмаслар. Кытайда гына ул «җир җитми» дип, бала санын чикләгәннәр иде. Ә безнең илебез зур, җиребез иркен – тап рәхәтләнеп.

Кемдер: «Бер бала җитә, хәерче арттырып ятмыйбыз. Әнә, байлар тапсын», – ди. Кемдер: «Ничек туры килә инде», – ди.
Соңгы елларда икенче баланы ярым шаярып «минем капиталчик» дип сөяләр. Ни дисәң дә, икенче балага бирелгән ана капиталы гаиләнең матди хәлен вакытлыча шактый яхшыртты.
Чыннан да, гаиләдә ничә бала булырга тиеш? Бу хакта сабыйларын шәһәребезнең 64 нче балалар бакчасының 11 нче төркеменә йөртүче әниләрдән сораштырдым.
Наилә Соколова, бер бала анасы: «Гаиләдә балалар саны матди хәлеңә карап булырга тиеш дип уйлыйм. Акчаң күп булса, сабыйлар да күп була инде».
Диләрә Сафиуллина, ике бала анасы: «Бүгенге көндә без ирем белән ике малай үстерәбез. Мин гаиләдә бер бала аз, икәү җитә дип саныйм. Үзем өченчене табарга әзер түгел».
Эльвира Романова, өч бала анасы: «Кияүгә чыкканчы, ике бала табарга теләдем. Бүген мин өч бала анасы – ике кыз һәм бер ул үстерәбез. Әгәр финанс мөмкинлекләре һәм әни кешенең сәламәтлеге булса, дүрт һәм аннан да күбрәкне алып кайтырга була. Шәхсән, мин үзем безгә өч бала җитә дип уйлыйм».
Эльмира Дәүләтшина, дүрт бала анасы: «Кияүгә чыкканчы ничә бала табармын дип уйга да кертмәдем. Гаиләдә иң кимендә ике бала булырга тиеш. Алар бер-берсенә иптәш, ярдәмче булып үсәләр. Үзебез дүрт бала үстерәбез».
Ә мин үзем, инде шактый дөнья күргән кеше буларак, яшь ханымнарга бер бала белән генә калырга киңәш итмәс идем. Дөрес, һәр нәрсәнең дә уңай һәм тискәре яклары бар. Уңай дигәндә, бер баланы гына үстерү җайлы. Әйе, аны дәрәҗәле уку йортында укытырга була. Матур киемнәр, тәм-томнар – да аның үзенә генә. Әйттем исә кайттым, ир белән яши алмасаң – бер бала белән яңа тормыш кору җиңелрәк. Тик исегездә тотыгыз: бер бала, беренчедән, эгоист булса, икенчедән, ул әзергә-бәзер яшәп, тормыш авырлыкларына тиз бирешә торган булачак.
Бердән артык бала булса, сүз дә юк, финанс ягыннан авыррак туры киләчәк. Тик, әти-әни картаюга, алар бер-берсенә терәк-таяныч булачак. Үскәндә дә бер-берсенә таянып, ярдәм итеп үсәчәк. Гаиләдә үзара чарлашып үскән балалар тормыш кыенлыкларына да бирешмәячәк.
Фотода: Милана һәм Артем Борисовлар.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X