Туган як

Бәрәңге

Хәзер авылда бәрәңге алыр кеше калмады.

Балалары янына китеп өлгермәгән карт-коры, көрәк тоту түгел, үзләрен көч-хәл белән йөртә. Моңарчы берүзем әкренләп казып маташсам да, үч иткәндәй, быел билем кузгалды. Өстәвенә, бертуктаусыз кан басымына зарланган карчыгым да, кыш буена икебезгә ике капчык бәрәңге җитә дип, киреләнеп, аны чүпләргә бөтенләй чыкмый башлады. Аптырагач, шәһәрдәге улымнан сотовыйдан: «Быел рәтем юк, кайтып казып ал», – дип, ярдәм сорадым. Ярмалы бәрәңге тәмен күптән оныткан шәһәр малаеннан: «Әти, юк-бар белән эчемне пошырма, иртәгә эш белән чит илгә очам. Авылда кеше бетмәгән, берәрсен яллатып эшләт, кайткач үзем түләрмен», – дигән җавап ишеттем.
Хе, тап та яллатып эшләт, имеш, әйтүе җиңел, табып кара хәзер авылда андый кешене! Барлый башласаң, үз чиренә зарланмаган бердәнбер Гыйлемхан гына калды. Аның белән сөйләшәм дисәң, ул төшкә хәтле берәрсенә бәрәңге алырга җитешеп, кичкә тамак чылатырга өлгергән була. Аны туры кыяфәттә очраткан хәлдә дә: «Парин, бу арада булмый, чират күп», – дип кул селтәячәк. Димәк, унбиш сутый бәрәңге җире кар яуганчы шулай торачак дигән сүз!
Дөрес, берничә көн элек: «Кирәк булса, бәрәңгеңне алып бирермен, казыган өчен дә күп сорамыйм, чыкканы уртак булыр», – дип, халыктан бәрәңге җыеп йөрүче Әбелгәрәй килеп чыкты. Хәзер шуны уйлап торам әле, нәрсәгә икебезгә унбиш сутыйдан чыккан шул тикле бәрәңге?! Бөтенләй казылмыйча җир астында калганчы, чыккан уңышның уртак булуы юньлерәк булмасмы, дим. Малай бәрәңге кирәкми ди, килен белән онык чипсы ашый. Без авылныкын ашаганга, сиксәнгә кадәр вак-төяк чиргә бирешмичә, аны һәрвакыт үз кулыбыз белән казыдык.
Быел малай вакыты булмаудан зарланып, печән чабышырга да кайта алмады. Һәр елны көзгә берәр мал алып үстерә идем, печәнем булмагач, анысы да барып чыкмас ахры. Дөрес, Әбелгәрәйгә сотовый аша: «Печәнем юк», – дип әйтсәм, анысын гына табып китерер иде. Әмма ул бу юлы да үстергән үгезең уртак булыр дип әйтсә, нишләрсең? Бер уйласаң, монда куркырлык нәрсә юк кебек, эшләгән кеше белән бүлешмичә ярамый, дөньясы шуңа корылган. Әмма тора-бара аның: «Ялгыз калдыгыз, миннән башка карар кешегез юк, димәк, йортыгыз уртак булачак», – дип әйтүе дә бар бит.
Күңелемне шундук шик-шөһбә басты, кичекмәстән малаема: «Кайт, монда берәү йортыбызны алырга йөри», – дип хәбәр иттем. Белмим, бу юлы кайда йөргәндер, чит илдәме, үзебездәме, икенче көнне үк: «Нәрсә булды, ник куркытасың, йортны кем ала?» – дип, улыбыз безнең янга кайтып керде. Хәлне аңлатып биргәч, бер көн эчендә бәрәңгене алып, аны машинасына төяп, безне үзе белән шәһәргә алып китте. Мин хәзер малай фатирында яшәүче шәһәр кешесе, кибет ризыгына авыр күнегәм, шуңа һәр язны үз авылыма кайтып бәрәңге утыртырга тырышам. Авыл урамы буйлап йортыбыз яныннан үткән кеше: «Боларны шәһәргә киткән дип сөйлиләр, китмәгәннәр, әнә бәрәңгеләре үсеп утыра ич», – дип сөйләнеп китсен әле.
Моны күргән теге бәрәңге җыючы Әбелгәрәй дә көз җитүгә: «Уңышыңны алып бирәм, тик чыккан хәтлесе уртак булыр», – дип, миңа шалтырата башлый. Булмый торсын әле! Аны алырга үземнең улым да бар, өстәвенә, тиздән көрәк тота алырлык оныгым да үсеп җитә. Авылдагы йортыбыз буш торса да, аның янындагы бакчада җәй буена яшел сабакка күмелеп, бәрәңге утырачак! Үзем кайтмый башласам, малай кайтыр, ул чит илгә фәләнгә киткән вакытта аны оныгым алыштырыр дип уйлыйм. Димәк, авылдагы йортыбыз калып, нигезебез кабат тамыр җәячәк! Шәһәр чипсысын ашап кына торып булмый, белмим, кемгә нәрсә, безгә исә тирестә үскән авыл бәрәңгесе кадерлерәк!
Илдар ХӘЙРУЛЛИН.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: